Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2015 елның 27 марты, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.

«Татнефть» ААҖнең 2015 елның ике ае эчендә бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм апрель аена һәм икенче кварталга бюджеты расланды.

«Татнефть-Нефтехим» ИК предприятиеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге һәм киләчәктә аларны үстерү нәтиҗәләре һәм стратегиясе турында мәгълүмат тыңланды. Билгеләнгән техник-икътисадый күрсәткечләргә ирешү максатларында чыгымнарны оптимальләштерү чаралары планы эшләнгән, нефть химиясе комплексы предприятиеләрендә сакчыл җитештерү методлары кертелә. Валюта курсы тибрәнешләренең йогынтысын киметү өчен 2015 елга түбәндәге юнәлешләр буенча компенсацион чаралар эшләнгән: чимал һәм материаллар импортын алмаштыру, продукцияне реализацияләү чыгымнарын киметү, реализацияләү күләмнәрен арттыру, чыгымнарны оптимальләштерү, җитештерүдә электр куллануны һәм чимал югалтуларын киметү.

Утырышта импортны алмаштыру чараларын үтәүнең барышы буенча фикер алыштылар. Бу юнәлештә компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре – геологоразведка, скважиналарны кору һәм ремонтлау, нефть чыгару, мәгълүмат технологияләре, нефть-газ эшкәртү һәм нефть химиясе, шиналар җитештерү.

Директорлар советы шулай ук «Татнефть» ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләрен дә карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International