Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм ел ахырына кадәр финанс системасы органнарының бурычлары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
2024 елның 29 октябрендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында «2024 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2024 елга бурычлары турында» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узачак.