Фәрит Мөхәммәтшин: "Безнең бурыч - Татарстан икътисадына мөмкин кадәр күбрәк инвестицияләр җәлеп итү"

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы депутаталары һәм Татарстаннан сайланган Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Советы комитетлары рәисләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында республика икътисадына федераль акчалар җәлеп итүгә багышланган киңәшмә үткәрде.

Очрашу Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы базасында үтте. Ул илнең иң зур һәм стратегик судно төзү предприятиесе санала һәм быел ул төзелүгә 120 ел тула. Завод буенча экскурсияне предприятиенең генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов үткәрде.

Парламентарийлар заводның укыту үзәген һәм модернизациядән соң ачылган цехларын карады.

Киңәшмәдә судно төзү предприятиесенең җитештерү казанышлары һәм авырлыклары турында фикерләштеләр. "Илдәге икътисади вазгыять гади түгел, бигрәк тә машина төзелеше тармагында хәлләр шәптән түгел. Татарстан предприятиеләре әлегә тулы көченә эшли, әмма әлеге тармак берникадәр эш темпларын киметте", - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып.

"Бүген Татарстан гомуми суммасы 56 миллиард сумга федераль максатчан программаларда катнашуын белдерде, аларның 49,4 миллиард сумы расланды", - дип хәбәр итте җыелучыларга республика икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева. Быел республиканың 15 предприятиесе 64 федераль максатчан программада катнаша. Татарстан Россия Федерациясендә расланган 42 дәүләт программасының 24ендә, шулай ук 23 федераль максатчан программада катнаша. Россия Хөкүмәтенең кризиска каршы планы расланган һәм кайбер позицияләр буенча республиканы финанслау кимү көтәргә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, Наталья Таркаева парламентарийларга финанслауны тулы күләмдә саклап калуда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Сүз, аерым алганда, Кама индустриаль кластеры турында бара.

"Икътисади вазгыять ничек кенә авыр булмасын, федераль үзәк программаларны финанслауны дәвам итә һәм безнең бурыч - әлеге акчаларны мөмкин кадәр күбрәк республика икътисадына җәлеп итү. Татарстан бу мәсьәләдә уңышлы эшли", - дип ассызыклады  Фәрит Мөхәммәтшин.


Ул шулай ук республика һәм федераль дәрәҗә депутатлар хезмәттәшлегенең мондый эш формасының нәтиҗәле булуын билгеләп, алга таба да шулай эшләячәкбез, диде.

Киләсе очрашуны апрель азагына билгеләделәр. Аның Мәскәүдә уздырылуы ихтимал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International