Рөстәм Миңнеханов «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XV халыкара симпозиумын ачу тантанасында катнашты

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XV халыкара симпозиумын ачу тантанасында катнашты. Чара Казанда «Казан ярминкәсе» КҮ территориясендә узды. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, РФ Дәүләт Думасы һәм РФ Энергетика министрлыгы вәкилләре, энергияне сак тоту региональ үзәкләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Ачу тантанасындагы телмәрендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген бизнес-сектор һәм бюджет өлкәләре өчен энергия ресурсларын сак тоту программасы булу бик мөһим. Һәм бу өлкәдәге иң соңгы казанышлар Казанда, «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» Xалыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә һәм «Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» халыкара симпозиумында күрсәтелә. «Бүген без рәхәтләнеп бу күргәзмәне карый алабыз. 134 компаниия һәм күп кенә фән өлкәсе вәкилләре заявка биргән. Барыгызга да уңышлы һәм нәтиҗәле эш телим!», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Panam Engineers LTD компаниясе (Һиндстан) генераль директоры һәм хуҗасы Җаһдиш Праҗапати мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка Казандагы халыкара күргәзмәдә катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Panam Engineers LTD компаниясе төрле сәнәгать тармаклары: энергетика, химия, нефть химиясе һәм башкалар өчен автоматлаштырылган чараларны монтажлау өчен комплектлаучылар җитештерү буенча Һиндстанда иң эре предприятиеләреннән санала.

Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин «Энергя нәтиҗәлелеге җайланмалары һәм технологияләре» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Panam Engineers LTD компаниясе генераль директоры Җаһдиш Праҗапати һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» XVI халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» XV халыкара симпозиумын ачу символы итеп тасма кистеләр.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов күргәзмә экспозициясен карап чыкты, анда Россия, БДБ илләре, Һиндстан һәм Төркия предприятиеләре вәкилләре энергияне сак тоту өлкәсендә үзләренең инновацион технологияләрен һәм фәнни-техник эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International