Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Вьетнамда. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге делегация составында Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасы җитәкчелеге белән очрашуларда һәм сөйләшүләрендә катнашты.
Вьетнамга визиты кысаларында Дмитрий Медведев Хо Ши Мин Мавзолеена һәм Ханойдагы һәлак булган каһарманнарга багышланган Мемориалда чәчәк салды, Вьетнам Социалистик Республикасы Премьер-министры Нгуен Тан Зунг белән очрашты. Россия-Вьетнам сөйләшүләре нәтиҗәсендә документлар һәм меморандумнар имзаланды.
Сөйләшүләр тәмамлангач, Дмитрий Медведев һәм Нгуен Тан Зунг матбугат вәкилләренә очрашу йомгаклары турында хәбәр иттеләр.
Тулырак мәгълүмат – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе сайтында http://government.ru/news/17557/