Силуанов гадиләштергән салым системасы буенча тәкъдимнәрне кабул итмәде
2015 елның 7 апреле, сишәмбе
РФ Финанслар министры Антон Силуанов Дәүләт Советы барышында гадиләштергән салым системасы буенча кертелгән тәкъдимнәрне кабул итмәде. Әлеге тәкъдим салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану өчен бусага дип саналучы 60 млн. сумны 120 млн. сумга кадәр арттыру турында иде.
Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече (дәүләт бурычы күләменең, кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча, бюджет керемнәре күләменә карата мөнәсәбәте) узган ел йомгаклары буенча 19,9 процент тәшкил итте. Бу бюджет законнарында «югары бурыч тотрыклылыгы» буларак характерлана торган дәрәҗәгә туры килә.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан түбәндәге күләмнәрдә бюджетара трансфертлар көтелә: