2015 елның беренче кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 43,4 млрд. сум тәшкил итте. Республика бюджетына үз табышыннан 34,8 млрд. сум тупланган. Җирле бюджетларга салым һәм салым булмаган керемнәр 8,6 млрд. сум күләмендә кергән. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә белдерде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Төп тема - 2015 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2015 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары.Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.
Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, табышка салым 16,7 млрд. сум күләмендә тупланган. Гомумән 2015 елның беренче кварталында салымнар керү динамикасы уңай, дип искәртте ул, әмма табышка салым керүенә берничә тискәре фактор тәэсир итә. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, табышка керемнең 90 % тәшкил итүче 1 мең 103 салым түләүчене исәпкә алып, мониторинг уздырган. Билгеләнгән саннан 465 оешма, ягъни 42 %, беренче квартал нәтиҗәләре буенча түләүләрне 4,6 млрд. сумга киметкәннәр. Бу, компанияләр күрсәткән мәгълүматларга караганда, икенче кварталда да дәвам итә ала.
2015 елның беренче кварталында физик затлар кеременә салым берләштерелгән бюджетка 12,3 млрд. сум күләмендә керде, шулардан республика бюджетына - 8,5 млрд. сум, җирле бюджетларга – 3,8 млрд. сум. 2014 елның беренче кварталы белән чагыштырганда, агымдагы елда республиканың берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 3,5 %ка арткан.
“20 муниципалитетта физик затлар кеременә салым буенча түләүләр уртача республика буенча план үтәлеше күрсәткеченнән кимрәк. Моннан тыш, муниципаль мониторингка кергән оешмалар буенча 22 муниципалитетта 2015 елда салым кереме 2014 ел белән чагыштырганда кимрәк керүе көтелә”.
2015 елның беренче кварталында җир салымы 1,9 млрд. сум күләмендә керде, ягъни еллык планга карата 31 %. Аерым төбәкләрдә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимү күзәтелә.
2015 елның беренче кварталында салым булмаган керемнәр Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 3 млрд. сум күләмендә керде, шулардан республика бюджетына – 1,4 млрд. сум, җирле бюджетларга - 1,6 млрд. сум.
Җирле бюджетларның салым булмаган кермнәре арасында иң тотрыклы һәм даими рәвештә кереп торучы чыганак – җир һәм милеккә аренда түләүләре. Кайбер районнар әлеге керемнәрне, уртача республика дәрәҗәсе белән чагыштырганда, кимрәк туплаганнар, шул ук вакытта бурыч күләмнәре дә зур.
Шунна Радик Гайзатуллин 2015 елның беренче кварталына бюджетның чыгымнар өлеше турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетыннан чыгымнар күләме 49,1 млрд. сум тәшкил иткән. Чыгымнар 43,4 млрд. сум күләмендә үтәлгәннәр, ягъни еллык планның 26,7 %ы. Бюджетара трансфертлар җирле бюджетларга вакытында һәм тулы күләмдә бүленеп бирелгәннәр - 8,0 млрд. сум күләмендә.
Татарстан Республикасы финанс министры чыгышын комментарлап, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, физик затлар керемнәренә салым (ФЗКС) – бюджетны барлыкка китерүче төп салым. Ул шулай ук кайбер муниципалитетлардан беренче кварталда ФЗКС уртача республика күрсәткечләреннән ким керүгә игътибар итте. Бәлки, бу «конвертта түләүләргә», «соры» хезмәт хакларына бәйледер, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул белдергәнчә, ситуация ведомстволарның катгый контролендә булырга тиеш.
Кайбер компанияләр чараларны акчага күчерү белән шөгыльләнә, диде Рөстәм Миңнеханов, болай ярамый. Кызганычка каршы, моның белән бюджет учреждениеләре шөгыльләнә, диде ул.
Мондый компанияләр җитәкчеләре финанс һәм җинаять җаваплылыгына тартыла.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Федерациясе бюджет системасына мәҗбүри түләүләр буенча бурычлар ситуациясен комментарлады.
2015 елның 1 гыйнварына РФ бюджетына мәҗбүри түләүләр буенча бурыч 13,6 млрд. сум тәшкил итсә, 2015 елның 1 апреленә – 14,5 млрд. сум, үсеш – 0,9 млрд. сум.
2015 елның 1 гыйнварына берләштерелгән бюджетка мәҗбүри түләүләр буенча бурыч – 6,2 млрд. сум, 2015 елның 1 апреленә – 6,8 млрд. сум, үсеш – 0,6 млрд. сум.
«Бу бик зур сан – 6,8 млрд. сум, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм ул арта бара. Бүген бюджеттагы һәр миллиард – мөһим».
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов бюджет финанс дисциплинасын катгый үтәргә өндәде. «Бюджет чыгымнары өлешендә безгә финанс дисциплинасын катгый үтәргә кирәк», - дип белдерде ул.