Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе индексы (СҖИ) 2015 елның беренче кварталы йомгаклары буенча үткән ел белән чагыштырганда 99,5% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды һәм 2015 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне һәм социаль стабильлекне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планын гамәлгә ашыруга багышланды.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ел башында, агымдагы икътисадый ситуацияне исәпкә алып, регион икътисадын тотрыклы үстерүне һәм социаль стабильлекне тәэмин итү өчен чаралар күрү хәл ителгән иде.
«Ситуация үзгәрә, монда иң уңае – нефть бәясе арту, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Киләчәктә нәрсә буласына гарантия юк». СҖИ 2015 елның беренче кварталы йомгаклары буенча 99,5% тәшкил итә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, моннан да начаррак фаразлар бар иде. «Тагын да түбәнрәк төшербез дип уйлаган идек, - диде ул. – Кайбер тармакларда темплар әкренәя».
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук искәрткәнчә, инфляция беренче кварталда – 5,9%.
Ул ассызыклаганча, финанс ресурсларын кредитлаудагы һәм җәлеп итүдәге катлаулыклар аркасында сәнәгатьтә дә, бигрәк тә машина төзелешендә кыенлыклар күзәтелә. «Беренче чиратта машина төзелеше предприятиеләренә кыен, - диде ул. – Федераль программалар кысаларында акчаларны җәлеп итү буенча актив эшләргә кирәк. Теләсә нинди мөмкинлектән файдалану мөһим – федераль структуралар өчен техника сатып алуларны активлаштырырга, утильләштерү программасы буенча, газ-мотор техникасы буенча эшләргә кирәк».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хезмәт базарындагы кискенлекне киметү программасы буенча республика яхшы эш алып барды. Татарстан бу программа буенча федераль акчалар ала, диде ул һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына акчаларны максатчан тотуны тәэмин итәргә кушты.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук искәрткәнчә, моношәһәрләрне модернизацияләү буенча федераль программа кысаларында актив эш алып барылган. Аерым алганда, Чаллы социаль-икътисадый ситуация аеруча катлаулы шәһәрләр исемлегенә кертелгән, моннан тыш, Зеленодольск буенча да эш дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасында шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм эше дәвам итә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Эшкуарлар проблемаларына игътибарлырак булырга кирәк, диде ул.
2015 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне һәм социаль стабильлекне тәэмин итү чаралары планын үтәү турындагы нотык белән Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы Территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Валерий Кандилов чыгыш ясады.
Икътисадый совет утырышында ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.