Рөстәм Миңнеханов: Нефть-газ комплексы – бүген Татарстан икътисадының төп элементы

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Нефть-газ комплексы – бүген Татарстан икътисадының төп элементы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов"Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Чарада шулай ук "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, "Таиф" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ Россиядә генә түгел, бөтен Европада иң эре предприятиеләрдән санала. Без монда ике төрле генә каучук җитештерелгән көннәрне хәтерлибез, ә бүген сигез төргә җиткерү күз алдында тотыла. "Бүген катлаулы икътисадый ситуациядә һәм финанс ресурслары мөмкинлеге кимегән чорда "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ керә торган "Таиф" компанияләре төркеме республикабызның нефть-газ комплексын үстерү буенча барлык куелган бурычларны хәл итә ", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Нефть-газ комплексы – бүген Татарстан икътисадының төп элементы, диде Рөстәм Миңнеханов, шуңа күрә "Танеко", "Таиф-НК", "Түбән Кама нефть химиясе" кебек эре проектларны дәвам итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов импортны алмаштыру мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Бүген Россия катализаторларының 80%ы чит илләрдән кертелә, диде ул. "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ бу технологияне илебездә беренчеләрдән булып үзләштерде. Бу "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖнең бөтендөнья базарындагы позициясен ныгыта, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Чыгышы азагында Рөстәм Миңнеханов компания акционерларын темпларны киметмәскә өндәде.

Төп нотык белән "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин чыгыш ясады. 2014 елда компания чит илләрдәге һәм эчке базарлардагы төп позицияләрен саклап калган. Табыш 132,9 млрд. сум тәшкил итә, диде Азат Бикмурзин. Сәнәгать җитештерүе үсеше темпы – 102,7%.

Шулай ук җыелышта еллык хисап, шул исәптән 2014 елга еллык бухгалтерия хисабы расланды.

"Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы азагында гадәттәгечә Директорлар советының яңа составтагы беренче утырышы узды. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тәкъдимен хуплап, Директорлар советы әгъзалары аның рәисе итеп яңадан Владимир Бусыгинны сайлады һәм "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ генераль директоры вәкаләтләрен Азата Бикмурзинга тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International