Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы белгечләре катнашында бүгенге социаль-икътисади шартларда региональ финанслар белән идарә итүнең сыйфатын үстерү мәсьәләсенә багышланган семинар-киңәшмә

2015 елның 24 апреле, җомга
23-24 апрельдә Казанда Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы белгечләре катнашында бүгенге социаль-икътисади шартларда региональ финанслар белән идарә итүнең сыйфатын үстерү мәсьәләсенә багышланган семинар-киңәшмә узды. Семинарда РФ финанслар министры урынбасарлары Леонид Горнин, Алексей Лавров, Айрат Фәррәхов, бюджетара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Лариса Ерошкина канташты. Әлеге киңәшмәгә Идел буе федераль округының финанс органнары җитәкчеләре дә чакырылган иде, семинар ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International