Россия инновацион регионнары ассоциациясе (РИРА) әгъзалары булган регионнарга кластерлы инициативаларны гамәлгә ашыруда эшне көчәйтергә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, РИРА советы рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
РИРА комитетлары җитәкчеләре утырышы бүген Казанда XV Россия венчур ярминкәсе һәм X Казан венчур ярминкәсе кысаларында узды («Корстон» КСКК).
Рөстәм Миңнеханов иксәрткәнчә, 2015 елда РИРА эшчәнлегенең 5 еллыгын билгеләп үтәчәк, “Россия инновацион регионнары ассоциациясе”н булдыру турында меморандум 2010 ел маенда Томскида «Innovus» XIII инновацион форум кысаларында имзаланды.
“Шул вакыт эчендә безнең оешма халыкара мәйданчыкта абруй яулады, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Бүген РИРА регионнарына технологияләр инновацияләренә чыгымнарның дүрттән бер өлеше, һәм бөтен инновацион продукциянең биштән бере туры килә. Һәм биредә һәр тугызынчы инновацион предприятие эшли”.
РИРА советы рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, биш елда бик күп нәрсә эшләнгән – законнарны камилләштерүдә парламент белән актив эш алып барыла, РИРА әгъзалары булган регионнар контракт системасы турындагы законнарны эшләүдә актив рәвештә катнашалар.
Моннан тыш, 20 инжиниринг үзәкләреннән торган челтәр булдырылган. Ассоциация әгъзалары булган регионнар - уңай инвестицион климат белән тәэмин итү буенча алдынгы субъектлар арасында. Беренче дүрт урында – Калуга, Ульяновск, Красноярск һәм Татарстан.
“РИРА квалификация комитеты Россия инновацион регионнары үсешен бәяүләү системасын эшләде. Системаны РФ Региональ үсеш министрлыгы хуплады, кластерара багланышлар турында Франция, Нидерланд, Германия партнерлары белән килешүләр имзаланды”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
РИРА советы рәисе фикеренчә, ассоциация әгъзалары булган регионнар кластерлы инициативаларны гамәлгә ашыруда эшне көчәйтергә тиешләр. “РИРА һәм Икътисадый үсеш министрлыгының бердәм эшләре узган елда РИРА регионнарының кластерларны үстерүгә федераль субсидияләр алуларына ярдәм итте, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Инновацион проектларга ярдәм итү, регионнарда инновацион инфраструктураны үстерү өлкәләрендә дә эшне активлаштырырга кирәк”.
РИРА комитетлары җитәкчеләре утырышында РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясенең башкарма директоры Альбина Никконен, РИРА башкарма директоры Иван Бортник һәм башкалар катнашты.
Аерым алганда, Андрей Фурсенко билгеләгәнчә, бүген регионнарның инновацион үсеш мөмкинлекләре арта. Моңа федерация субъектларында фәнни-тишеренү университетлары, инновацион эшчәнлекнең региональ үзәкләре һәм кластерлар системасы үсеше булуы ярдәм итә. “Илнең икътисадый приоритетлары үзгәрде, - дип әйтте Андрей Фурсенко. – Без озак вакыт дәвамында төп максатыбыз – дөнья трендларына иярү, дөньядагы фәнни-техник үсеш белән бер рәттән булу дип саный идек. Бүген без аңладык – үз максатлар исемлегебез булырга тиеш, һәм ул тулы күләмдә эшли башласын өчен, эшкә бөтен мөмкилекләре белән регионнар кушылырга тиеш”.