Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында«Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, «Татнефть» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.

2015 елның беренче кварталына компания бюджетын үтәүгә йомгак ясалды, май аена бюджеты расланды.

Директорлар советы шулай ук «Татнефть» ААҖнең 2014 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча фикер алышты.

Үткән ел компания ятмаларында 26 млн. 223 мең тонна нефть чыгарылган, 2013 ел белән чагыштырганда 0,4%ка артык. 255 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Лицензион ятмаларда Россия Федерациясендә Татарстаннан читтә 307 мең тонна нефть чыгарылган.

Хисап чоры эчендә 276 мең тонна ШФЛУ эшләнгән, юлдаш нефть газын җыю күләме 884 млн. куб метрга җиткән. Ашалчы ятмасында аеруча үзле нефть 237 мең тонна күләмендә чыгарылган, барлыгы 2015 елның 1 гыйнварына 562 мең тонна нефть чыгарылган.

Табыш-нетто (НДС һәм экспорт пошлинасыннан башка) 392,4 млрд. сум тәшкил итә. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 104 млрд. сум табыш алынган. Чиста табыш – 82 млрд. сум. Түләнгән салымнар һәм түләүләр күләме – 313,8 млрд. сум.

«Татнефть» компанияләр төркеменең җитештерү эшчәнлегенең барлык төрләре буенча инвестицион программа үтәлешенә 68,4 млрд. сум җибәрелгән, шул исәптән нефть чыгаруга - 41,6 млрд. сум, нефть эшкәртүгә – 18,7 млрд. сум җибәрелгән.

Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан әйдәүче фәнни-мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлектә фәнни тикшеренүләргә ярдәм программасы каралды.

«Татнефть» ААҖ Директорлар советы инвестицион программа үтәлеше барышын да карады. Билгеләп үтелгәнчә, кертелгән инвестицияләр нефть чыгаруны 2,2 млн. тонна күләмендә тәэмин итте. Түбәндәгеләргә инвестицияләр аеруча нәтиҗәле булды: катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, катламнарны гидроөзү, катламнарны бер үк вакытта-аерым-аерым эксплуатацияләү методларын куллану.

Утырышта «Татнефть» ААҖ акцияләре буенча дивидендлар турында, җәмгыятьнең еллык гомуми җыелышы турында да фикер алыштылар. Компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International