Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Төрекмәнстанга килде. Ашхабад аэропортында аны Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Байморад Хуҗамөхәммәдов каршы алды.
Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашырга тиеш. Очрашу барышында яклар киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак.
Моннан тыш, 26 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төрекмән юртагы бәйрәменә багышланган тантаналарда катнашырга ниятли.