Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Анкарага килде

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркиягә килде. Анкара шәһәрендәге Әсәнбога халыкара аэропортында аны Анкара Губернаторы урынбасары Мәхмәт Али Улуташ каршы алды. Эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Төркия министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән рәсми очрашулары планлаштырыла.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Әхмәт Даутоглу һәм Анкара шәһәре мэры Мәлих Гекчәк белән очрашты, шуннан соң Казан һәм Анкара мэрияләре вәкилләре Тугандаш багланышларны үстерү программасына имза салачаклар.

Иртәгә, 30 апрельдә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Төркия башкаласының кайбер җәмәгать пространстволарын карарга һәм парклар, бульварлар төзегәндә кулланылучы технологияләр белән танышырга җыена.

Рөстәм Миңнехановның Анкарага эш сәфәренең төп чаралары: Төркия-Татарстан эшлекле форумында катнашу (30 апрель), шулай ук Төркия Республикасы Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган белән очрашу.

Татарстан делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International