Илдар Халиков "Татарстан-2030" стратегиясе турында: Иң мөһиме, без бу процессны яңа башламыйбыз, ә күпьеллык эшебезне дәвам итәбез
2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисади үсеш стратегиясен раслау турында"гы закон проектын һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразын карау буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Шулай ук анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бу чара ТРның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.
Утырышны ачып, Илдар Халиков бүген республиканың барлык муниципалитетларында ТРның социаль-икътисади үсеш стратегиясе турында фикер алышулар узды, дип билгеләде. ТР Премьер-министры сүзләренчә, стратегиягә әзерлек эшләре "Леонтьев үзәге" белгечләре белән бергә ике ел дәвамында алып барыла.
"Бу эш Татарстан өчен һәм Россия Федерациясе өчен дә икътисади шартлар әйбәт вакытта башланды. Бүген бу документның актуальлеге тагын да артты. Ул төп максатлар һәм бурычларны системалаштыру һәм ныгытуның мөһим булуын күрсәтә", - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Татарстан Республикасы бюджеты буенча бурыч йөкләнеше күрсәткече (дәүләт бурычы күләменең, кире кайтарылмый торган керемнәрне исәпкә алмыйча, бюджет керемнәре күләменә карата мөнәсәбәте) узган ел йомгаклары буенча 19,9 процент тәшкил итте. Бу бюджет законнарында «югары бурыч тотрыклылыгы» буларак характерлана торган дәрәҗәгә туры килә.
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан түбәндәге күләмнәрдә бюджетара трансфертлар көтелә: