Моношәһәрләрне үстерү Татарстан өчен төп бурычларның берсе булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Моношәһәрәр үсеше фонды” коммерцияле булмаган оешма генераль Дмитрий Скриванов белән очрашуда белдерде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, республика министрлыклары һәм ведомтсволары вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, кризис Татарстанның берничә шәһәр оештыручы предприятиеләренә кагылды, бу сәнәгать производствосының кыскаруына китерде. Ә ул инде, үз чиратында, эшчеләрне кыскартуга китерә. Ул ассызыклаганча, федераль үзәкнең җитди ярдәменнән башка әлеге мәсьәләләрне хәл итү кыен.
«Яңа юнәлешләрне үстерү зарури. Бүген республикада моношәһәрләрдәге вәзгыятьне тотрыклы итүгә юнәлдерелгән берничә проект гамәлгә ашырыла”, - дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Татарстан Республикасының Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин чыгышында белдергәнчә, Мәскәүдә Моношәһәрләр үсеше фонды аша Зеленодольскка субсидия бирү турында карар кабул ителде.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында “Яңа Тура” Агрополис төбәкара агросәнәгать бүленеш үзәге объектлары төзелеше карлаган. Район башлыгы сүзләренчә, “Яңа Тура” Агрополисы күпләп сату үзәге, авыл хуҗалыгы продукциясен эшләп бетерү комплексы, азык-төлек производстволары комплексыннан торачак.
«Объектның смета бәясе - 656,37 млн. сум, - дип әйттеАлександр Тыгин. – Шул ук вакытта 32,8 млн. сумның республика казнасыннан бүленеп бирелүе планлаштырыла”.
Алга таба доклад белән Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропоткина чыгыш ясады. Ул билгеләгәнчә, агымдагы елның гыйнвар-март айларында Россиянең авыр йөк машиналары базары 48 %ка кимеде. “КАМАЗ” заводында җитештерү күләме кимүгә бәйле рәвештә хезмәткәрләрне тулы булмаган эш атнасына күчерү процессы бара. Шул ук вакытта шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе арта, дип әйтте Наталия Кропоткина.
Ул хәбәр иткәнчә, шәһәр икътисадын диверсификацияләүнең алты инвестицион проекты әзерләнде. Иң эресе – “Мастер” Кама индустриаль паркы. Шулай ук исемлеккә “Үсеш” сәнәгать паркы, “Чаллы” индустриаль паркы, “ТЭМПО” төзелеш өчен арматура җитештерүче завод, синтетик сапфир җитештерүче предприятие һәм “Чулман” кошчылык продукциясен җитештерү һәм комплекслы эшкәртү технолплисы керде. Аның сүзләренчә әлеге проектларны гамәлгә ашыру 8 мең эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк.
Дмитрий Скриванов үз чиратында ассызыклаганча, Зеленодольск һәм Чаллыны үстерү проектларының һәрберсе үзенчәлекле. Моношәһәрләр үстерү фонды әлеге проектларны гамәлгә ашыру яклы. “Без сезнең белән Фонд эшчәнлеген башлыйбыз, Фондның әлегә ресурслары бар һәм җаваплылык алырга мөмкинлекләре бар. Без проектларның уңышлы булуын телибез”, - дип әйтте ул.
Шуннан Зеленодольск моношәһәрен үстерүнең комплекслы проектын уртак гамәлгә ашыру турындагы генераль килешүен имзалау тантанасы узды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына җавап биргәндә, Дмитрий Скриванов билгеләгәнчә, Зеленодольскның нинди күләмдә субсидияләр алуын төгәл әйтеп булмый. “Бик күбе региональ һәм муниципаль җитәкчелеккә бәйле. Чөнки Фонд алар урынына түгел, ә региональ һәм муниципаль җитәкчелек белән берлектә эш итә. Әгәр дә документлар, тиешле бизнес-планнар, рөхсәтләр әзер булса, фонд якын арада үзенә җавалпылык алырга әзер”, - дип әйтте ул.