ТР Хөкүмәте порталында «Алабуга» МИЗда «Алабуга-Волокно» заводын ачу тантанасыннан интернет-трансляция оештырылачак

2015 елның 15 мае, җомга

Иртәгә, 2015 елның 15 маенда, реаль вакыт режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында «Алабуга» махсус икътисадый зонасында «Алабуга-Волокно» заводын ачу тантанасыннан интернет-трансляция оештырылачак.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» ДК генераль директоры Сергей Кириенко, «Композит» холдинг компаниясе» генераль директоры Леонид Меламед, «Алабуга» МИЗ ППТ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашачак.

«Алабуга-Волокно» заводы 2012 елда төзелә башлады. Бу вакыт эчендә җитештерү комплексы төзелде, югары технологияле җайланма монтажланды, эшләтеп җибәрү чаралары үткәрелде. Предприятие 2014 елда техник эшләтеп җибәрелде. Хәзерге вакытта предприятиедә авиа сәнәгатьтә, суднолар төзелешендә, җил энергетикасында һәм автомобиль төзелешендә кулланылучы углерод җепселенең сәнәгать партияләрен җитештерү башланачак.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталындагы трансляция 12.30 сәгатьтә башлана.

Трансляцияне карау өчен үткәрү көче булган тиешле каналны сайлап алырга кирәк: Windows Media адаптив тизлек белән трансляция яисә IOSлы мобиль җайланмалар өчен.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International