Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге конференция практик әһәмияткә ия. Бюджет чараларын һәм финанс ресурсларын нәтиҗәле файдалану – илнең икътисадын үстерү һәм гражданнарның уңайлы тормышы өчен төп шартларның берсе. "Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үз юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге шартларда бюджет чыгымнарына карата төп таләпләр – сакчыллык һәм максималь дәрәҗәдә хезмәт итү, приоритетларны дөрес сайлап алу, агымдагы икътисадый ситуацияне исәпкә алу", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Татарстанның сәнәгать секторы үсеше турында кыскача гына сөйләде. Ул ассызыклаганча, 2014 ел йомгаклары буенча ҖРП күләме 1 трлн. 600 млрд. сумнан артып китте. Республикада 56% Россия полиэтилены, 55% полистиролы, 47% синтетик каучугы, 30% артык автомобиль шиннары, 45% авыр йөк автомобильләре җитештерелә һәм Россия нефтенең 6,3%ы чыгарыла.
"Әлеге нәтиҗәләргә ирешүдә дәүләт финанс контроле мөһим роль уйный, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Контроль органнарның үзара төгәл эшенә бюджет чараларын нәтиҗәле максатчан файдалану гына түгел, дәүләт системасының тотрыклылыгы да, инвестицион климатны формалаштыру да һәм тулаем социаль уңайлылык та бәйле".
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләп үткәнчә, Татарстанда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе эшләнгән. Якын киләчәктә бу документ Татарстан Республикасы законы белән расланачак. Төп стратегик максатлар арасында - республиканың глобаль базарларда конкуренциягә сәләтен арттыру, бөтендөнья дәрәҗәсендә инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген күтәрү, югары нәтиҗәле финанс системасын булдыру. "Бу максатларга ирешү бюджет, финанс һәм валюта контроле органнарына аерым җаваплылык өсти. Монда барлык дәүләт органнарының уртак эше бик мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, бүгенгә республикада нәтиҗәле контроль система булдырылды. Бу – Федераль финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасында Территориаль идарәсе, Татарстан Республикасы Хисап палатасы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, аларга эчке финанс контроле вәкаләтләре беркетелгән, шулай ук муниципаль контроль органнары, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Соңгы елларда бюджет-финанс өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы органнарның үзара хезмәттәшлеген ныгыту эше уздырылган, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул белдергәнчә, республикада дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча махсус ведомствоара координацион совет эшли.
"Контроль чаралар уздыру кирәклеген һәм бу эшнең мөһимлеген без бик әйбәт аңлыйбыз. Нәкъ менә нәтиҗәле контроль эше бюджет учреждениеләренең проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыргандагы җитешсез урыннарын ачарга ярдәм итә. Бу конференция нәтиҗәле булыр дип өметләнәм, әйдәүче практик фәнни эшләнмәләр нигез итеп алыныр", - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
КФУ ректоры Илшат Гафуров үзенең чыгышында, контроль функцияләр белемнәрне даими рәвештә үстерүне таләп итә, дип белдерде.
Нотыклар белән шулай ук Федераль финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Александр Смирнов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, РФ Президентының Контроль идарәсе башлыгы урынбасары Михаил Бесхмельницын, дәүләт финансларына идарә итүдә (PEM PAL) эчке аудит буенча үзара белем алу һәм тәҗрибә алмашу бергәлеге координаторы Диана Гросу-Аксенти, РФ Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов, "ТКХ реформалауга ярдәм фонды" ДК генераль директоры урынбасары – идарәсе рәисе Ольга Сердюк чыгыш ясадылар.
"Дәүләт (муниципаль) финанс контролен үстерү. Законнар, практика, институтлар" II халыкара фәнни-гамәли конференциясе 2015 елның 14 -15 маенда Казанда уза.