Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кылды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм башкалар озата йөрде.
Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Менделеевск һәм Алабуга муниципаль районнарына барды. Сәфәренең максаты - җирле аграрийлар белән язгы кыр эшләре турында фикер алышу, "Аммоний" ААҖ объектларын төзү белән танышу, шулай ук берничә мәдәни һәм спорт объектын ачу тантаналарында катнашу.
Алабуга районына килгәч, Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә уздырды. Аграрийлар Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга уҗым культураларының торышы турында сөйләделәр. Моннан тыш, алар билгеләп үткәнчә, барлык хуҗалыклар да минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, чәчү кампаниясен бер атнада тәмамларга кирәк.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Танай авылына юнәлде, анда ул физкультура-савыктыру комплексын ачу тантанасында катнашты. Объект 2014 елның июлендә төзелә башлаган. Яңа спорт комплексы 3847 кв.метрлы ябык бинадан гыйбарәт.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы универсаль спорт залын карап чыкты, шуннан соң физкультура-савыктыру комплексы директорына спорт җайланмалары сатып алу өчен бүләк сертификаты тапшырды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Мальцево авылына китте. Монда ул яңа мәдәният йорты ачу тантанасында катнашты. Яңа бина 50 урынлык, анда сынлы сәнгать һәм декоратив-гамәли иҗат студиясе урнашкан.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген авылга ярдәм мәсьәләләренә Татарстанда аерым игътибар бирелә. Бу республикада яшәүче һәр милләтнең үзенчәлеген саклап калуга бәйле.
"Авыл хуҗалыгы – иң мөһим тармакларның берсе. Акчабыз булса, без азык-төлек продуктлары сатып ала алабыз. Әмма Россиягә чит илләрдән сыйфаты бик яхшы булмаган продуктлар да кертелүен күрәбез без. Үзебездә җитештерелгән продуктлар иң яхшысы", - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, республика программаларының күбесе авылга ярдәмне күз алдында тота. Алар бар да киләчәктә дә эшләячәк, диде ул.
"Авылга нәрсә кирәк соң? Иң беренче чиратта юллар. Аннары газ һәм су белән тәэмин ителеш, электр көче, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Әмма монда клуб булмаса, мәктәп тә булмаса, кибет тә булмаса, эш урыннары да булмаса, бу торак пункты кешеләрне җәлеп итә алмаячак".
Рөстәм Миңнеханов авыл халкын яңа мәдәният йорты ачылу белән котлады, шулай ук клуб җитәкчелегенә матди-техник базаны ныгыту өчен акчалата сертификат бүләк итте.
Аннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Мальцево авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары обелискына чәчәкләр салды.