Татарстан бюджеты биш ел корылык булганда якынча 100 млрд. сум югалтты

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Биш ел корылык булганда Татарстан бюджеты якынча 100 млрд. сум югалтты. Шул исәптән 2014 елгы корылык нәтиҗәсендә югалтулар 20 млрд. ка җитте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Мондый авыр елларда авыл хуҗалыгының көче сизелерлек кимеде, дип саный Марат Әхмәтов. Ләкин шуңа карамастан, аның сүзләренчә, язгы чәчү уңышлы гына ахырына якынлашып килә. Хәзерге вакытта Татарстанда 1,6 млн гектар җирдә эшләр башкарылган, бу фаразланганның 90 процентын тәшкил итә. Чәчү чоры башланганнан бирле, республика кырларында 2,5 мең берәмлек техника эшли.

Министр билгеләп узганча, быелгы язгы кыр эшләре кампаниясенә әзерлек дәрәҗәсе шактый югары булган. Минераль ашламалар, орлык, үсемлекләрне саклау чаралары, запас частьлар алуга 8 млрд сум кредит җәлеп ителгән. Республика аграрийлары 4,5 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме алган. Әлеге сумманың 2,3 млрд-ы федераль, калганы Татарстан казнасыннан бүлеп бирелгән.

Моннан тыш, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дизель ягулыгының 1 литрын 5 сумга арзанрак бәядән сатып ала алган. Чәчү чорында 140 мең тонна ягулык таләп ителүен исәпкә алганда, бу, ким дигәндә, 700 мең сум акчаны янга калдыру мөмкинлеген тудырылган дигән сүз.

Шулай да, кырлар ашлама белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителмәгән: бүген 1 гектар чәчүлек җиргә нибары 40 кг ашлама туры килә, дип сөйләде министр. Әмма бу хәлне җирнең югары дымлылыгы уңай якка үзгәртергә мөмкин, дигән өметләрен белдерде ул.

Марат Әхмәтов билгеләп узганча, май авыл хезмәтчәннәре өчен уңышлы булды. Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар, һава температурасының югары булмавы да булачак уңыш өчен уңайлы шартлар тудыра.

Марат Әхмәтов соңгы 5 елда Татарстанның яхшы уңыш белән сөендерә алмавын ассызыклап: “Республикабыз – үз вакытында 5 млн т икмәк җыеп алуга ирешкән төбәк. Тырышлыгыбыз
мондый югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләргә мөмкинлек бирә. Безгә бу традицияләрне кайтарырга кирәк. Табигать безне кыерсытмыйча, эшләгән эшләребезне күреп, берникадәр шәфкатьлелек күрсәтсә, моңа ирешә алабыз. Бу елны шундый итеп күрәсе килә”, – диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International