Перу Республикасы Татарстанның махсус икътисадый зоналар булдыру һәм аларны үстерү тәҗрибәсен өйрәнергә тели

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүген Перу тышкы сәүдә һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Эдгар Васкез һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Перу һәм, Россия регионы буларак, Татарстан Республикасы арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Очрашу Лима шәһәрендә Перу Республикасының Тышкы сәүдә һәм туризм министрлыгы бинасында узды.

Эдгар Васкез Рөстәм Миңнехановны Перу Республикасының Тышкы сәүдә һәм туризм министры Бланка Магали Силва Веларде-Альварес исеменнән сәламләде, министр хезмәт командировкасында икән.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Перу Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү – Россия-Перу багланышлары кысаларында Татарстан эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе, дип билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хәбәр иткәнчә, бүген ул Лимада КАМАЗ шассие нигезендә автобуслар җитештерү предприятиесендә булган.

«Бу – безнең хезмәттәшлекнең беренче адымнары һәм хезмәттәшлек уңышлы булсын өчен бөтен шартлар да бар, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – КАМАЗ шассие нигезендә автобуслар җитештерүче Mоdasa компаниясе җитәкчелеге белән әңгәмә барышында без хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре турында да фикер алыштык».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген «КАМАЗ» ААҖ уңышлы хезмәттәшлек үрнәге күрсәтә һәм башка компанияләр өчен үрнәк булып тора.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бүген Перу Республикасының эшлекле даирәләре белән очрашуын белдерде, анда Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать потенциалы тәкъдир ителәчәк, шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Перу Экспортерлары ассоциациясе (ADEX) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланачак.

Без киләчәктә шушы очрашулардан соң Татарстан Республикасы белән Перу Республикасы эшлекле даирәләре арасында хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачылыр дип уйлыйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, Россия белән Перуның хезмәттәшлек өчен потенциалы бик зур.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген тулаем Латын Америкасы илләре белән актив рәвештә хезмәттәшлек урнаштыра. Ул Перу эшлекле даирәләрнең Татарстанга бизнес-визитын оештырырга тәкъдим итте.

Без машина төзелеше, нефть химиясе, яңа материаллар һәм мәгълүматлаштыруның алдынгы технологияләре, инновацион үсеш һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә Перу партнерларыбыз белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, мәгариф өлкәсендә дә үзара багланышларны үстерү мөһим элемент булыр иде. Татарстан – Россиянең алдынгы фән һәм мәгариф үзәкләреннән берсе, диде Рөстәм Миңнеханов һәм Перу студентларын Татарстан югары уку йортларына укырга чакырды.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов, туризм һәм спортны элемтәләрне үстерү өчен кирәкле тармаклар, дип саный.

Перу тышкы сәүдә һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Эдгар Васкез үз чиратында хәбәр иткәнчә, ул Казанда 2012 елда АТЭС саммиты кысаларында булган.

Без Россия Федерациясенең Перудагы Илчелеге белән гел элемтәдә торабыз, шул исәптән Россия регионнары белән дә хезмәттәшлекне үстерергә телибез.

Аннары Эдгар Васкез Татарстанның махсус икътисадый зоналар булдыру һәм аларны үстерү тәҗрибәсен өйрәнү ниятләрен белдерде. Без халыкара тәҗрибәне өйрәнәбез һәм бу җәһәттән Татарстан белән дә тәҗрибә алмашырга телибез, дип белдерде Эдгар Васкез.

Рөстәм Миңнеханов Перу коллегалары белән тәҗрибә алмашырга әзер булуны белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда Европада иң эреләрнең берсе булган «Мастер» Кама индустриаль паркы урнашкан.

Очрашуда Россия Федерациясенең Перу Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Гуськов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International