Илдар Халиков Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчелеге белән очрашты

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә конкуренция булдыру” II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул Казанда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методик үзәгендә уза.

Үзенең сәламләү сүзендә Илдар Халиков Татарстан өчен сәүдә өлкәсендә конкуренция темасының мөһим булуын ассызыклады. “Кризис булуга карамастан, ваклап сату сәүдә әйләнеше 2014 елда артты һәм 781 млрд. сум тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе Федераль округында алдынгылар өчлегенә керә. Бүген республикада 17 мең ваклап сату объекты эшли”,- дип белдерде ул.

Илдар Халиков проблемалы мәсьәләләргә аерым тукталды. Алар арасында азык-төлек товарларына бәяләрнең үсүе, алкогольле эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнеше очраклары һ.б. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләләр хәл ителергә тиеш.

Үзенең чыгышын тәмамлаганда, Илдар Халиков Монополиягә каршы федераль хезмәтнең оешуына 25 ел тулу белән ведомство хезмәткәрләрен котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International