Рөстәм Миңнеханов: Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә аеруча игътибар итәргә кирәк

2015 елның 29 мае, җомга

Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген республика массакүләм чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде.

Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бүген Казан Ратушасында үткән Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнаштылар. Көн тәртибендә милләтара мөнәсәбәтләр һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре булды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр республика җитәкчелегеннән аеруча игътибар итүне таләп итә. Әлеге мәсьәләләрне җайга салуда төп рольне хакимиятнең закон чыгару органнары уйный, дип билгеләде ул.

“Без, тиешле норматив документлар кабул ителсен өчен, мөмкинлекләр табабыз, шуңа ярашлы хөкүмәт эшен оештырабыз. Безнең республика мисалында әйтә алам: Татарстанда милләтара татулыкны тәэмин итү эшен безнең парламент алып бара”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Михаил Бабич үз чиратында билгеләгәнчә, РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе мөһим дәүләт мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш кертә. "Чөнки алар сайланган депутатлар. Алар - халык белән туры элемтәдә торучы кешеләр. Кешеләрнең теге яисә бу инициативага карата мөнәсәбәтләрен белү кирәк булса, депутатлар корпусыннан башка әлеге эшне башкару мөмкин түгел”, - дип белдерде Михаил Бабич.

Ул өстәп әйткәнчә, Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе коллегиаль орган булуына карамастан, федлераль дәрәҗәдә расланган әһәмиятле закон проектларының инициаторы булып тора. Безгә Ассоциациянең никадәр нәтиҗәле эшләве мөһим, дип әйтте РФ Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле, депутатлары өчен тавыш биргән сайлаучылар фикерен никадәр объектив күрсәтүе мөһим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International