“Алабуга” МИЗында Рөстәм Миңнеханов катнашында ике яңа проект гамәлгә ашырылды

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында берьюлы ике проект гамәлгә ашырылды. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында биредә “Хухтамаки фуд сервис Алабуга” бер тапкыр яраклы табак-савыт заводы һәм “ХАВИ Логистикс” компаниясе логопаркы ачылды. Проектларның икесе дә бер клиентка – McDonald’s фаст-фуд рестораннары челтәренә йөз тота.

Бәлкем, күләмнәре буенча бу заводлар зур түгелдер, әмма алар McDonald’s өчен дә, Татарстан поставщиклары өчен дә үтә әһәмиятле, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов тантана барышында “Бу заводлар – McDonald’s челтәренең стратегик партнерлары. Татарстан, шулай ук, McDonald’s рестораннары челтәре киң таралган төбәкләр санына керә. Бу, McDonald’s логистикасы һәм аны тәэмин итү өчен кирәкле бурычларны хәл итү генә түгел, бу – Татарстан продукциясенең дә әлеге компания рестораннары челтәренә эләгү мөмкинлеге. Логистик үзәк ярдәмендә без, территориябездә алга таба да McDonald’s челтәрен барлык кирәкле продукт белән тәэмин итәчәк кластер формалашачагына өметләнәбез, ә бу челтәр бик зур, һәм без булдыклы иптәшебез аша шушы базарларга эләгү мөмкинлегенә ия”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан лидеры җыелганнарга. Ул шулай ук, бүген “Алабуга” МИЗына 92 млрд сум күләмендә инвестиция җәлеп ителгәнен билгеләп узды. “Сәнәгатьнең акрынаюы, проблемалар һәм санкцияләр турында сөйләгәндә, без яхшы эш юлын табабыз, шул исәптән McDonald’s рестораннары челтәре. Ул Американыкы булып саналса да, бөтен дөньяга таралган, һәм иң мөһиме, аңа ихтыяҗ зур. Шуңа күрә без бу проектларны хуплыйбыз, инвесторларга ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтәбез. Мөнәсәбәтләребез киңәер, һәм без алдагы үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ачарбыз дип өметләнәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Логистика үзәгенең гомуми мәйданы 7 мең кв. м га якын. Комплексның үткәрү сәләтлелеге ел саен 25,5 мең тонна продукциягә җитә. «Хухтамаки фуд сервис Алабуга» заводына килгәндә, елына биредә 25,5 мең тонна продукция эшкәртергә ниятлиләр. Барлык савыт-саба кәгазьдән генә булачак. Әлегә монда стаканнар җитештерү буенча ике линия эшли. Бер линия минутына 150 стакан ясап чыгара. “Безнең бизнесның Россия һәм Татарстандагы уңышы, нигездә, үсеш буенча бу төбәктә дөрес карар табуыбыз белән бәйле булды, һәм Алабугада мондый кластер булдыру максат һәм бурычларыбызның бик әһәмиятле булуын дәлилли. Бизнесыбызның Алабугага күчүе аны Идел буе, Урал һәм Себердә нәтиҗәле төстә үстерергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде McDonald’s компаниясенең РФдәге президенты Хәмзәт Хасбулатов.

Инвесторлар сүзләренә караганда, заводлар кыска вакытларда төзелгән (төзелешкә старт 2014 нче елның апрелендә бирелгән). “Заводыбыз безнең өчен бала кебек – бик тиз һәм авырлыкларсыз туды. Әлегә ул зур булмаса да, тиздән үсәчәк, һәм без Үзәк һәм көнчыгыш Россияне үз продукциябез белән тәэмин итә алачакбыз”, - дип белдерде сәламләвендә Хухтамаки»ның Үзәк һәм көнчыгыш Ауропа буенча вице-президенты Ким Аганимов.

Шуны билгеләп узыйк: “Хухтамаки фуд сервис Алабуга” һәм ХАВИ Логистикс компаниясе логопаркы белән янәшә McDonald’sның тагын бер поставщигы – «Белая дача» урнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International