Татарстанда социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 19,5 мең кв. метр булган 355 фатирлы 35 йорт файдалануга тапшырылган

2015 елның 6 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында республика киңәшмәсе уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан алып 470 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 10 млн. 39 мең сумлык 311 карар чыгарылган.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2015 елның 5 июненә республикада 897,8 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган.

Социаль ипотека программасы буенча 19,5 мең кв. метр булган 355 фатирлы гомуми мәйданы 35 йорт файдалануга тапшырылган. Программа буенча төзелүче объектлардан 81 йорт төзелеп беткән диярлек, уртача әзерлектә – 21 объект, 9 объектта эшләр бик күп әле.

Аренда торагына килгәндә исә, 2015 елда гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метр булган 21 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенгә гомуми мәйданы 8 мең 119,8 кв. метр булган 2 йорт эксплуатациягә тапшырылган.

Ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга торак бирү программасы буенча 2015 елда 331 ятимне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2015 елда 5 һәм аннан да күп баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 128 млн. 101 мең сум каралган. 5 июньгә 45 сертификат рәсмиләштерелгән.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры түбәндәге республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде: «Вәкаләтле участок полициясе вәкилләре өчен хезмәт торагы төзү» – быел 38 административ-торак комплексы төзелә, «Авыл клублары» – 42 объект, фельдшер-акушер пунктлары(ФАП) һәм башкалар төзү.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта тармак министрлыклары тарафыннан 2016 ел программалары буенча объектлар исемлеге формалаштырыла.

Киңәшмәдә нотыклар белән шулай ук Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International