Татарстан һәм Орел өлкәсе арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Орел өлкәсе губернаторы Вадим Потомский очрашты. Алар төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзалады.

Очрашуда күп мәсьәләләр буенча фикер алыштык, дип сөйләде журналистларга Вадим Потомский. “ТР Президентыннан төбәкне ничек үстерергә кирәклеген өйрәнергә килдем. – Биредә өйрәнер нәрсәләр бар. Монда бар да искиткеч булачагына өметләндем, әмма бу кадәр үк булыр дип көтмәгән идем”.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Орел төбәгенең сәнәгать һәпм авыл хуҗалыгы потенциалы бар, әмма әле ул ачылмаган. Хәзер Орел өлкәсендә махсус икътисадый зона булдыру адымнары һәм башка структура үзгәрешләре төбәкне алга җибәрү теләге көчле булуы турында сөйли, дип белдерде Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

“Бу төбәкнең безнең машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен этәрү өчен үсеш алуы мөһим. Шул ук вакытта Орел өлкәсе бездә ихтыяҗ булган төзелеш машиналары, юл хуҗалыгы машиналары, агросәнәгать комплексы продуктларын тәкъдим итә. Иң мөһиме, без аралашырга тиеш” , - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

В.Потомский, үз чиратында, билгеләп үткәнчә, хәзер аларның төбәгендә “КАМАЗ” шассиенда коммуналь һәм юл техникасы җитештерелә. “Россия җитештерүчеләре көнбатыштан артта калмый дигән уртак тенденция кысаларында безнең бергәләп эшләрлек нәрсәләребез бар”, дип ассызыклады ул.

Миңнеханов журналистларга кунакка “Электрон Татарстан” системасын тәкъдим итүе турында сөйләде. “Сезгә мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә кызыклы алымнар буенча киңәш бирә алыр идек, дип уйлыйм. Бу мәсьәләләр буенча бераз алдарак барабыз. Минем хезмәттәшем республикадагы яңалыкларны күреп, үз төбәгендә шуларны чынга ашырырга килгән. Бу идеяләрне чынга ашыруда ярдәм итәчәкбез”, - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы бүген имзаланган килешү төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирәчәк һәм аларның барысы да мөһим булуына игътибарны юнәлтте. Р.Миңнеханов шулай ук төбәкләр бергә булырга тиеш, чөнки аларның мәнфәгатьләре һәрвакыт та федераль үзәк аңлавы белән туры килми, дип билгеләп үтте. “Ил үсеш алсын өчен безнең халыкка ничек яхшы булачагын белдерергә кирәк. Төбәкләр башлыкларының консолидацияләнгән позициясе дәүләт үсешендә мөһим элемент”, - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International