Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Санкт-Петербургка килде

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Санкт-Петербургка килде.

Сәфәренең төп максаты – XIX Петербург халыкара икътисадый форумында катнашу.

Санкт-Петербург булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшү уздырачак, шулай ук хезмәттәшлек турында килешүләргә имза салу чарасында катнашачак.

Аерым алганда, форум мәйданчыгында Татарстан Республикасы белән «Росатом» дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә һәм «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршрутын булдыру кысаларында мәгълүмат алмашу турындагы күпьяклы килешүгә имза салу планлаштырыла. Имза салучыларның берсе Татарстан Республикасы булачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Вологода өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников белән, Япония халыкара хезмәттәшлек банкы (JBIC) вәкилләре белән, WorldSkills International (WSI) җитәкчелеге һәм башкалар белән очрашачак.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмәгатьчелеге белән очрашырга ниятли.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Россия Сбербанкының эшлекле иртәнге ашында, Россия инновацион регионнары ассоциациясенең (АИРР) гомуми җыелышында катнашачак.

Рөстәм Миңнехановның Санкт-Петербургка эшлекле сәфәре 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Белешмә өчен:

XIX Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ) 2015 елның 18-20 июнендә узачак.

Форум кысаларында Энергетика компанияләре башлыклары саммиты, Яшь лидерлар форумы һәм Мәгълүмат агентлыклары саммиты булачак. Форумда беренче мәртәбә «Валдай» халыкара дискуссион клубы сессиясе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International