– Радик Рәүфович, узган елгы бюджетны үтәүнең төп күрсәткечләре нинди? Ул планлаштырылган күләмдә үтәлдеме?
– 2014 елның азагында республиканың социаль-икътисадый үсеш темплары мәгълүм вакыйгалар аркасында акрынаюга карамастан, 2014 ел бюджеты керемнәр буенча арттырып үтәлде. Узган елда тупланма бюджетның керем өлешенә 216,8 миллиард сум керем алынды, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 186,8 миллиард сум. ТР бюджетының керем өлеше 180,8 миллиард сум күләмендә үтәлде, шул исәптән 150,8 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланды.
Күптәннән килгән традиция бозылмады – табышка салым төп салым булып калды. 2014 елда әлеге салым күләме 59,4 миллиард сум тәшкил итте, бу 2013 елгы күрсәткечтән 8,3 миллиард сумга яки 16 процентка артыграк.
Тагын бер әһәмиятле салым – физик затлар кеременә салым да тотрыклы булды. Аның кереме 55,1 миллиард сум тәшкил итте, ягъни 2013 елдагы белән чагыштырганда 3,8 миллиард сумга (7,4 процент) күбрәк дигән сүз бу.
Алынган керемнәр, ел башындагы бюджет средстволары калдыклары 2014 елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы мәсьәләләрен тоткарлыксыз финанслау, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү, бюджетта планлаштырылган чараларны үткәрү мөмкинлеге бирде. 2014 елда ТР тупланма бюджеты буенча касса чыгымнары – 234,6 миллиард сум, республика бюджеты буенча 197,6 миллиард сум тәшкил итте.
– Республика федераль үзәккә күпме акча бирә?
– Татарстан, элеккечә үк, донор төбәк булып кала: федераль бюджетка елдан-ел күбрәк акча күчерелә. 2014 елда федераль бюджетка һәм бюджеттан тыш федераль фондларга чама белән 600 миллиард сум акча күчерелде. Әлеге күрсәткеч 2009 елдагыга караганда 2,3 тапкыр күбрәк.
Үз бюджетыбызга средстволар туплау күләме ягыннан Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында 7 нче урында торабыз. Шул ук вакытта керемнәр күләме ягыннан бездән алданрак баручы РФнең башка субъектларыннан аермалы буларак, республика керемнәренең чагыштырма өлеше үсә. Мисалга, 2009 елда Мәскәү шәһәре керемнәренең чагыштырма өлеше 23 процент тәшкил иткән булса, узган ел йомгаклары буенча ул 21 процентка калган. Мәскәү шәһәре белән беррәттән, Санкт-Петербург, Красноярск крае, Төмән өлкәсе керемнәренең дә чагыштырма өлеше кимегән. Татарстан исә, үз чиратында, аны 2,1 дән 2,6 процентка җиткерүгә иреште.
Республика Идел буе федераль округы чикләрендә бюджет керемнәре күләме ягыннан даими рәвештә беренче урынны алып килә.
– Социаль өлкәнең һәркемгә кагылуын беләбез. Узган елда бу өлкәгә күпме акча тотылды?
– Республика бюджетында беренче чиратта кирәкле һәм социаль әһәмиятле чыгымнарга республика бюджеты чыгымнарының гомуми күләменнән 78 проценты билгеләнде. Учреждениеләр һәм социаль характердагы чараларны (биш бүлектән тора) финанслау чыгымнарының гомуми күләме тупланма бюджетта 142,5 миллиард сум, ә республика бюджетында 111,8 миллиард сум тәшкил итте. 2014 ел йомгаклары буенча РФ Президентының май Указлары нигезендә республикабызда социаль-мәдәни өлкә хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакы тиешенчә арттырылды.
2014 елда хезмәт хакын түләүгә ихтыяҗ 89,0 миллиард сум тәшкил итеп, финанслау чыганаклары тарафыннан тулысынча тәэмин ителде, шул исәптән республика бюджеты средстволары хисабына – 79,2 миллиард сум, федераль бюджет средстволары хисабына – 3,7, бюджеттан тыш средстволар хисабына – 5,6 миллиард сум, оптимальләштерү чараларын үткәрүдән алынган средстволар хисабына – 500 миллион сум күләмендә.
Республиканың тупланма бюджеты, элеккечә үк, социаль юнәлешле булып кала. Бюджет чыгымнарында социаль өлкәнең чагыштырма өлеше 61 процент тәшкил итте. Социаль-мәдәни өлкәнең иң күп чыгымлы тармаклары – мәгариф чыгымнары – 75 миллиард сум, сәламәтлек саклау – 28,5 миллиард сум (шул исәптән мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды чыгымнары – 46 миллиард сум, социаль яклау чыгымнары – 24,5 миллиард сум күләмендә булды. 2014 елда юл төзелеше, мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә чиратларны бетерү, клублар төзү, мәктәпләрне ремонтлау, авылда яшәүчеләрне фельдшер-акушерлык пунктлары белән тәэмин итү буенча республика максатчан программаларын финанслау дәвам иттерелде. Агымдагы мәсьәләләрне: коррупциягә, наркомания, хокук бозуларга каршы көрәш, юл хәрәкәте иминлеге, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә чаралар үткәрү, дәүләт телләрен үстерү мәсьәләләрен хәл кылуга юнәлдерелгән максатчан программаларны тормышка ашыру дәвам иттерелде.
– Сез үз чыгышыгызда, бюджетта мәгариф бүлегенә иң күп акча бүлеп бирелде, дидегез. Бу акча тәгаен нәрсәләргә тотылды?
– Әйе. Әлеге бүлек буенча чыгымнарга 49,5, тупланма бюджеттан – 75,0 миллиард сум акча җибәрелде. Бүлеп бирелгән средстволар мәгариф өлкәсендә планлаштырылган чараларны, төп мәгариф программаларын тормышка ашыру мөмкинлеге бирде. 2014 елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен төзү программасын гамәлгә ашыру кысаларында 56 балалар бакчасы төзелде, реконструкция ясалганнан һәм капиталь төзекләндерелгәннән соң 15 бина мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә бирелде. Нәтиҗәдә бюджет средстволары хисабына балалар бакчаларында 10 меңнән артыграк сабыйга урын булдырылды. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру дәвам иттерелде. 2014 елда 151 муниципаль мәктәп һәм 8 махсус (коррекция) мәктәп төзекләндерелде.
– Форсаттан файдаланып, агымдагы ел бюджетын үтәү турында сорау да бирәсе килә. Аны үтәүдә илебездәге бүгенге икътисадый вәзгыять чагылыш тапмасмы икән?
– Агымдагы елның биш ае буенча башлангыч йомгакларга караганда, бюджет планлаштырылган күләмнәрдә үтәлеп килә. Билгеле бер салымнарны җыюга кагылышлы кайбер кыенлыклар бар анысы. Әмма алар объектив сәбәпләргә ия. Бюджет чыгымнарына килгәндә, барысы да план буенча бара. Социаль әһәмиятле барлык учреждениеләр тулы күләмендә финанслана. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә чираттагы ял акчалары вакытында һәм тулы күләмендә түләнеп килә.
– Киләсе елга бюджетны формалаштыру эше башландымы әле?
– Бу эш инде ел башыннан бирле алып барыла. Бюджетны формалаштыру өчен чаралар графигы (аның нигезендә закон проектын әзерлибез) төзедек. Бюджетны формалаштыруда нигез булып торган индекс-дефляторлар эшләнеп җиткерелде. Бюджетның керем өлешен фаразлау буенча эре салым түләүчеләр булып торган компанияләр вәкилләре белән киңәшмәләр дә үткәрелә инде.
Бюджет буенча эш даими алып барыла. Узган елгы бюджетны үтәү турында хисап тоттык, бүген исә агымдагы бюджетны үтәү буенча актив төстә эшлибез, шул ук вакытта киләсе елга бюджетны формалаштыруны дәвам иттерәбез. Сүземә йомгак ясап, шуны әйтәсем килә: финанс документы нигезендә һәрвакыт гражданнарның мәнфәгатьләре, республикабызда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту ята. Шуңа күрә, бюджет һәркемгә кагыла, чөнки анда тормышыбызның барлык өлкәләре чагылыш таба.