IBM компаниясе Иннополис инновацион юлдаш шәһәрендә урнашкан (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы) «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты булу теләген белдерде. Бүген бу хакта IBM компаниясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Бруно Ди Лео әфәнде Рөстәм Миңнехановка IBM яңа бүлекчәсе – клиентларга хезмәт күрсәтү үзәге ачылу тантанасында катнашкан өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, IBM Татарстан базарында актив эшли, шул исәптән «ICL-КПО ВС» компаниясе белән уңышлы хезмәттәшлек итә.
Бруно Ди Лео Татарстан Республикасында бизнесны үстерү, персонал санын арттыру планнары турында сөйләде. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, компания Иннополиска күчәргә җыена.
Компаниянең «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты статусын алу шартлары һәм Иннополис территориясендә урнашу өстенлекләре турында Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җентекләп сөйләде.