Рөстәм Миңнеханов: СИА белән гамәлгә ашырыла торган “юл карталары” Татарстанның уңайлы эшкуарлык мохитын булдыруда мөһим роль уйнады

2015 елның 19 июне, җомга

Татарстан Республикасы 2015 елда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында беренче урынны алды.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узучы «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдир итү» панель сессиясендә хәбәр итте. Сессиянең модераторы – Сколково Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов.

Искәртәбез, Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингын булдыру максаты – регионнарда эшлекле климатны яхшырту өчен барлык дәрәҗәдәге хакимият кабул итүче чараларның нәтиҗәлелеген билгеләү. Сынау рейтинглары 2014 елда 21 регионда уздырылган.

Панель сессия барышында анда катнашучылар алынган нәтиҗәләр нигезендә инвестицион климатны яхшырту өчен региональ хакимиятләргә нинди чаралар күрергә дигән сорауга җавап эзләделәр.

Дискуссиядә катнашучылар фикеренчә, эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын бәяләү буенча рейтинглар төзү башкарылучы эшнең нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясый, реаль проблемаларны хәл итергә мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, сессия кысаларында сорауларга җавап биреп, билгеләп үткәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белән гамәлгә ашырыла торган “юл карталары” Татарстанның уңайлы эшкуарлык мохитын булдыруда мөһим роль уйнады. Алар эшкуарлык эшчәнлегенең төрле тармакларында административ барьерларны киметергә юнәлгән һәм документларны рәсмиләштерү срокларын кыскартырга ярдәм итә.

Моннан тыш, республикада муниципаль дәрәҗәдә уңай инвестицион климат тәэмин итү стандарты гамәлгә кертелгән. Бу муниципаль берәмлекләрдә инвесторларны җәлеп итү һәм алар белән эшләү буенча махсус структур бүлекчәләр булдырырга ярдәм итте. “Бер тәрәзә” принцибы буенча инвестицион проектларны эшләтеп җибәрүнең бердәм системасы булдырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың һәр районында технологик килеп кушылу буенча мөрәҗәгатьләргә бәйле документларны карау һәм килештерүнең процедур срокларын үтәү буенча оператив штаб төзелде. Республикада 2014-2016 елларга эшкуарлыкны үстерүнең “юл картасы” гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International