Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты

2015 елның 20 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов XIX Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. Утырыш «Гамәл кылырга вакыт: уртак көчебез белән – тотрыклылыкка һәм үсешкә» девизы астында узды.

Утырышта нотык белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Россия инвесторлар өчен, салым йөкләнешен арттырмыйча, максималь ирекле, алдан исәп тотарлык һәм ачык шартлар тудырачак, дип белдерде Владимир Путин.

«Эшлекле мохитнең сыйфатын, Россия юрисдикциясенең конкуренциягә сәләтен арттырудан башлыйм. Безнең позиция инвесторлар өчен Россиягә акча кертү файдалы булырлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырудан гыйбарәт», - диде Владимир Путин.

«Компанияләр үз эшләрен уртача срокка планлаштыра алсын өчен фискаль йөкләнешне арттырмаска. Шул принциптан чыгып эш итәчәкбез», - дип белдерде Россия Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең резерв фондлары мондый сәясәткә исәп тотарга мөмкинлек бирә.

Владимир Путин бер принципиаль юнәлешне атады. «Эшлекле Россия» бизнес бергәлегенең күптән түгел узган съездында чит илләр технологияләрен Россиягә кертү фикере яңгырады. Безнең фармацевтикада, автомобиль төзелешендә һәм куллану товарлары җитештерүдә технологияләр кертү тәҗрибәбез бар», - диде ул.

XIX Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында Владимир Путин нотыгы белән http://www.kremlin.ru/events/president/news/49733 сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International