Рөстәм Миңнеханов: Хәзерге тышкы сәяси вәзгыять шартларында Россия технологияләре һәм фәненә ярдәм итү – милли куркынычсызлык мәсьәләсе

2015 елның 23 июне, сишәмбе

Хәзерге тышкы сәяси вәзгыять шартларында Россия технологияләре һәм фәненә ярдәм итү – милли куркынычсызлык мәсьәләсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Икътисадый совет утырышы Татарстан Республикасының фәнни-техник һәм инновацион сәясәтенә багышланган иде.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүгенге көндә заманча конкурентлыкка сәләтле продукция чыгару һәм хезмәт күрсәтү өчен алдан фәнни-техник эшләнмәләр әзерләү мөһим.

«Әлегә практик фән үсеше һәм инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру өлкәсендә җитәрлек эшләмибез, - дип әйтте ул. - Әйтик, НИОРКка чыгымнар күләме республикада тулаем региональ продуктның 1% тәшкил итә. Дөньяда технологик яктан алга киткән илләрдә әлеге күрсәткеч ТРПның 3 % нан артык өлешне тәшкил итә». 

Әмма әлеге ресурслар да, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, һәрвакыт та нәтиҗәле файдаланылмый. Предприятиеләрнең түбән дәрәҗәдәге инновацион активлыгы һәм интелектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен куллануда пассивлыгы күзәтелә. Бүгенге көндә барлык алынган патентларның өчтән бер өлеше бер предпритенеке – “Татнефть” ААҖ.

Республиканың башка предпрителәре интелектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен сакалауны тәэмин итү мәсьәләсендә начар эшлиләр.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хәбәр иткәнчә, бирелгән патентларның яртысыннан киме генә кулланыла, бу һәр конкрет ачышның сәнәгатьтә куллануга әзер булмавын, производстводагы реаль ихтыяҗларга эшләнмәләрнең туры килмәвен күрсәтә. Ахыр чиктә бу – акчаларны нәтиҗәсез куллану, кайбер очракларда – бюджет чараларын да, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Әлбәттә, НИОКР уздыру зур күләмдә инвестицияләр таләп итә, - дип ассызыклады ул. – Моңа бәйле рәвештә предприятиеләргә ярдәмнең бөтен ысулларын да кулланырга кирәк – федераль һәм республика дәшрәҗәсендәгене дә». Бу, шул исәптән.ю федераль максатчан программалар, үсеш институтларына ярдәм итү программалары – “Сколково”, “Роснано” һәм башка грантлар механизмнары.

Тармак министрлыкларына һәм Татарстан Республикасы  Икътисад министрлыгына оешмаларда аңлату эшен көчәйтергә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бүген икътисад ихтыяҗларына туры килерлек НИОКРга дәүләт заказының нәтиҗәле схемасы формалаштырылмаган, эшләнмәләрне сайлау һәм контрольдә тотуның нәтиҗәле системасы юк.

«Республикада фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлекне координацияләү мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Әлеге процессның бөтен катнашучылары да мәсьәләне бертөрле күрергә һәм безгә ни рәвешле эш итәчәгебезне күрергә тиеш. Эшкә дәүләт органнары һәм бизнесны гына түгел, ә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен, югары мәктәп, инжиниринг үзәкләрен дә җәлеп итү зарури. Вузлардан без практик тикшеренүләрне коммерцияләштерүдә күбрәк катнашуларын көтәбез. Яңа алдынгы мәгариф программаларын булдыру һәм шул ук вакытта фән һәм техниканың алгы крыенда тикшернүләр алып бару кирәк». 

Бүген үк без нинди технологик тәртип безне көтәчәк, нинди белгечләрне әзерләргә кирәк икәнлеге турында уйларга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Аның сүзләренчә, балаларга өстәмә белем бирүнең яңа программаларын үстерүгә игътибар итәргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Стратегик инициативалар ассоциациясе һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешү имзалады һәм "Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе" проектын гамәлгә ашыру буенча "пилот" регионнарның берсе булды. Бу бик мөһим, чөнки нәкъ менә кызыксыну балаларга вузларга инженерлар белгечлегенә һәм технологик программларга укырга керүгә, фән белән шөгыльләнүгә этәргеч бирә, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

«Хәзерге тышкы сәяси вәзгыять шартларында Россия технологияләре һәм фәненә ярдәм итү – милли куркынычсызлык мәсьәләсе, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең бурыч – инновацион проектларга һәр стадиясендә, идеядән башлап коммерцияле нәтиҗәсенә кадәр, киң ярдәм итү системасын формалаштыру. Ышанам ки, НИОКРны кертү нәтиҗәлеген арттыру импорт алыштыру һәм инновацион икътисад булдыру мәсьәләрен хәл итүгә ярдәм итәчәк». 

Икътисадый совет утырышында Россия регионнарында инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру һәм Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең роле турындагы доклад белән Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларына ярдәм итү фондының Күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник чыгыш ясады.

Татарстан Республикасында 2015 елның агымдагы чорында социаль-икътисадый вәзгыять һәм Татарстан Республикасының инновацион эшчәнлеге турында Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов чыгыш ясады.

Докладлар белән шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International