Рөстәм Миңнеханов: «Без 3М заводына уңышлар телибез»

2015 елның 23 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасындагы 3М компаниясе заводында булды. Аны Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрде.

«3М Россия» компаниясе генераль директоры Роберт Николс белән бергә, Рөстәм Миңнеханов яңа предприятиене карап чыкты, аңа торбаүткәргечләр өчен коррозиягә каршы япмалар әзерләүче линияне күрсәттеләр. Бу линия – зур җитештерү цехының бер өлеше генә, әмма завод директоры Евгений Мараховский хәбәр иткәнчә, бу – бик күп төрле продукция чыгаручы ЗМ өчен стандарт практика. Киләчәктә предприятиедә җитештереләчәк продуктлар компаниянең үзендә билгеләнәчәк.

Завод буйлап йөреп чыкканнан соң Рөстәм Миңнеханов һәм 3М җитәкчеләре «Алабуга» МИЗда заводны үстерү перспективалары буенча фикер алышты. 2 ай элек шушы вазыйфага билгеләп куелгач ук «3М Россия» башлыгы Роберт Николс махсус икътисадый зонага килергә теләвен әйтте, һәм күргәннәре аны гаҗәпләндергән.

Роберт Николс кыскача гына 3М компаниясе турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, компания үткән ел бөтендөнья буенча 31 млрд. долларлык товар әйләнешенә ирешкән, компаниядә 90 меңләп кеше эшли.

«Безнең стратегия – регион дәрәҗәсендә үз-үзеңне тәэмин итә алу. Без клиентка мөмкин кадәр якын булырга тиеш», - дип белдерде Роберт Николс. Россиядә компания 1991 елда эшли башлаган, беренче завод 2008 елда ачылган.

«Алабуга» МИЗдагы заводның генераль директоры Евгений Мараховский хәбәр иткәнчә, хәзер компания яңа заводта урнаштыру өчен яңа җитештерү проектларын карый.

«Безгә хәзер сезнең продукцияне базарларга чыгару турында уйларга кирәк, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. – Без 3М компаниясен, Россия җитештерүчесе буларак кабул итсен өчен, предприятиеләребез өчен рекомендацияләр бирергә әзер».

Ул шулай ук 3М компаниясе мөмкинлекләрен чираттагы «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советында тәкъдир итүне тәкъдим итте.

«Без сезнең проектка уңышлар һәм киләчәктә базарга кереп китүегезне телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, чималны эчке локализацияләү дә мөһим, һәм Татарстан бу эштә актив катнашырга әзер.

Роберт Николс Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанда ЗМ компаниясенең уңышлы киләчәгенә ышануын әйтте.

Бүген үк Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда яңа объектлар төзү буенча киңәшмә уздырды. «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев якындагы ике елда инфраструктурасы төзелергә тиешле объектлар турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләнгән планнарны хуплады һәм төзелеш сезонын шушы планнарны үтәү өчен мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International