Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты

2015 елның 26 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә "Татнефть" ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.

Җыелыш эшендә шулай ук "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов, "Связьинвестнефтехим" ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

"Татнефть" ААҖнең 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы нотык белән "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наиль Маганов чыгыш ясады. 2014 елда "Татнефть" акционер җәмгыяте нефть һәм газ чыгаруны киләчәктә дә тотрыклы итү буенча, ресурс базасын ныгыту буенча, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе бизнес-сегментларын үстерү һәм башкалар буенча стратегик бурычларын уңай хәл иткән.

"Миллер энд Ленц" халыкара бәйсез колсантинг фирмасы күрсәткечләренә караганда, "Татнефть" ААҖнең 2015 ел башына эшкәртелүче, эшкәртелми торган һәм боруланмаган дәлилләнгән запаслары 851,5 млн. тонна нефть тәшкил иткән.

"Татнефть" төркеме буенча 2014 елда нефть чыгаруның гомуми күләме 26 миллион 529 мең тоннага кадәр арткан.

Наиль Маганов билгеләп үткәнчә, компания Ашалчы ятмасындагы аеруча үзле нефть запасларын үзләштерү эшен актив дәвам иткән. Анда нефть чыгару күләме 236,9 мең тонна, ә тулаем аеруча үзле нефть чыгару 562,5 мең тоннага җиткән.

Кыен чыгарылучы запасларны разведкалауның һәм эшкәртүнең инновацион методларын тикшерү һәм гамәлгә кертү максатларында Россия Федерациясе Табигать ресурслары министрлыгы белән Татарстан Республикасы арасында фәнни полигоннар булдыру турындагы килешү имзаланган, аның кысаларында "Татнефть" ААҖнең ике полигонын үстерү планлаштырыла ("Доманик" һәм "Битум").

Томсон Рейтерс компаниясе тарафыннан май аенда бастырылган бөтендөнья инноваторлары рейтингы буенча "Татнефть" геологоразведка өлкәсендә Европаның иң яхшы инновацион компанияләре арасында беренче урынны алган.

"Татнефть" юлдаш нефть газын җитештерүдә файдалану буенча югары уңышларга иреште. Юлдаш нефть газының 95,17%ы утильләштерелә.

"Татнефть" ААҖ тагын бер мәртәбә "Ресурслар нәтиҗәлелеге. Энергияне сак тоту" номинациясендә республика смотр-конкурсында җиңүче булды.

2014 елда "Татнефть" унберенче мәртәбә "ЭКОлидер" республика конкурсының абсолют җиңүчесе дип танылды.

"ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында 2014 елда 8,5 миллион тонна нефть эшкәртелгән.

Нефтьне тирәнтен эшкәртү заводын төзү дәвам итә, әкрен кокслау җайланмасы интенсив рәвештә корыла, аны эшләтеп җибәргәч, "ТАНЕКО"да чималны куллану 92%ка кадәр артачак. Әлеге кокс Түбән Кама ТЭЦта җылылык һәм электр энергиясе эшләү өчен кулланылачак.

Компания хезмәткәрләренең социаль уңайлы тормышын тәэмин итүгә, шулай ук һөнәри осталыкларын үстерү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә.

Өстенлекле стратегик проектлар арасында – нефть эшкәртү секторын үстерү, кыен чыгарыла торган нефть ятмаларын үзләштерү, шулай ук нефть чыгаруны тотрыклы итү һәм күләмнәрен үстерү максатларында геологик-техник чаралар күләмен арттыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International