Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов “Алабуга” МИЗда булдылар

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Аппараты җитәкчесе урынбасары Максим Акимов Татарстанга эш визиты кысаларында “Алабуга” махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Махсус икътисадый зонаның административ-эшлекле үзәгендә “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев Максим Акимовка “Ни өчен дөнья брендлары “Алабуга”ны сайлый” темасына презентация үткәрде. РФ Хөкүмәте Рәисе Аппараты җитәкчесе урынбасары, үз чиратында, “Алабуга” гендиректорыннан эшкуарларның ни өчен махсус икътисадый зонаны сайлаулары белән генә түгел, ә ни сәбәпле кайбер потенциаль инвесторлар бөтенләй Россиядә эш итүдән баш тартулары турында сорады.

«Безгә уңашлар гына түгел, ә уңышсызлыклар тарихын да белү кирәк, алай без сәбәпләрен анализлый алабыз», - дип ассызыклады Максим Акимов һәм “Алабуга” җитәкчелегенә тиешле аналитика әзерләргә йөкләде.

М.Акимов шулай ук махсус икътисадый зоналарны оештыру һәм эшләү тәртибе, инфраструктура эше белән дә кызыксынды.

Рөстәм Миңнеханов белән Максим Акимов “Алабуга”ның иң эре заводларының берсе – МДФ-панельләр җитештерүче KASTAMONU Төркия компаниясе заводының эше белән таныштылар. Завод директоры Али Кылыч гамәлдәге производствоны күрсәтте һәм икенче чират төзелеше планнары турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International