Бу елларда “Бердәм Россия” актив катнашучы һәм күбесенчә үзгәрешләр локомотивы булды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлекчәсенең XXIII конференциясендә белдерде.
Конференция барышында Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия”дән Татарстан Президенты кандидаты итеп сайланды.
«Татарстанның сәяси көче тарафыннан гаять зур ярдәм миңа бик мөһим, - дип ассызыклады ул. – Минем коллегаларның да абруе ким түгел, алар бик лаеклы кешеләр. Алга таба да бергә хезмәт итәрбез дип өметләнәм».
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы искәрткәнчә, Татарстан Президентын сайлауга кадәр ике айдан артык вакыт калды. «Алдагы президент кампаниясеннән бирле 14 елдан артык вакыт узды. Белгәнегезчә, президенты башкача сайлана иде – Парламент аша. Хәзерге вакытта без төп социаль-икътисадый күрсәткечләре буенча Россиядә алдынгы регион булган республикада яшибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләгәнчә, бу - хакимиятнең бөтен тармакларының, гражданнар җәмгыятенең барлык институтларының бердәм хезмәте, федераль үзәк белән конструктив багланышлар, Россия Президенты Владимир Путин һәм РФ Хөкүмәте инициативаларын хуплау нәтиҗәсе.
Бу елларда без тынычлыкны, милләтара һәм конфессиональара татулыкны саклый алдык, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, социаль өлкәне үстерүдә дә зур уңышларга казанып булды. «Без демографиянең күңелсез тенденциясен туктата алдык. Соңгы ике елда 112 дән артык татарстанлы дөньяга килде – бу совет чорыннан соң иң югары күрсәткеч», - дип белдерде ул.
Республика Россиядә һәм аннан читтә танылды һәм ихтирамга лаек булды. Гомумән, Татарстан яшәү өчен уңайлы һәм уңышлы, сәләтле кешеләр яшәргә теләгән регион булуга ныклы адымнар ясады, дип әйтте ул.
«Соңгы елларда без тагын да бердәм һәм көчлерәк, тәҗрибәлерәк һәм амбициоз булуыбызны билгеләргә кирәк. Уңышларга нигезләнеп, без алга таба ышаныч белән карый алабыз. Перспектив проектларны формалаштырып гамәлгә ашыра алабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, «Стратегия-2030» - Татарстан һәм татарстанлыларның имин киләчәге нигезе.
«Без сайлауларга кеше капиталының программалы үсешен нигезгә салып барабыз. Бу максатны гамәлгә ашыру кеше мөмкинлекләре һәм сәләтләрен ачу өчен, аңа уңай мөхит булдыруны күз алдында тота, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Югары сыйфатлы мщгариф һәм медицина, тәрбия һәм мәдәният, сәламәт яшәү рәвеше – татарстанлылар иминлегенең төп өлешләре».
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы конференциядә катнашучылар игтибарын 13 сентябрь көнне республикада иң югары вазыйфага кандидат белән бергә сайлаучылар алдында җирле үзидарә органнарына претендент булган “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре имтихан тотачак. Алдагы сайлаулар нәтиҗәлеген исбатлаган бердәм идарә системасын ныгытырга тиеш, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Бердәм Россия» - реаль эшләр партиясе, дип билгеләде ул, бер генә дә мөһим, бигрәк тә программа карарлары алдагы тәҗрибә, деталь өйрәнү һәм казанышлар, уңышсызлыкларны исәпкә алмыйча хәл ителә алмый.
«Татарстан бүген - мөмкинлекләр территорясе. Без бергә киләчәк төзибез. Без булдырабыз, бергә без көчле! Без булдырабыз! Без бергэ!», - диде Рөстәм Миңнеханов.