Рөстәм Миңнеханов XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты партнерлары белән ниятләр турында Килешүләрне имзалау тантанасында катнашты

2015 елның 3 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинетында Казандагы XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм  “Мастерс категориясендә XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты партнерлары белән ниятләр турында Килешүләрне имзалау тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген “Шәхси гигиена кирәк-яраклары” категориясе (“Нәфис” КТ), “Чәй” (Орими Трейд” ҖЧҖ), “Дезинфекцияләүче чаралар” («Дельрус Дез» СЙ ҖЧҖ), “Чемпионатның мәдәни чаралары” (“Колизей хзәге” ҖЧҖ) категорияләре буенча яңа партнерлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International