Агымдагы ел республика бюджетына үзгәрешләр кертелде

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
планлы чорына Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 127-5 нче номерлы ТР закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.


Әлеге мәсьәлә буенча ТР финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Закон проекты нигезендә 2015 нче бюджетының керем өлеше 23,6 млрд сумга арта, аларның 12,8 млрд сумы салым һәм салым булмаган керемнәргә туры килә, 10,8 млрд сумы – федераль казнадан, ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды, ТР Пенсия фонды бюджетларыннан субсидияләр, субвенцияләр.

Республика бюджеты керемнәренең гомуми күләме агымдагы елга 172 млрд 875,3 млн сум күләмендә фаразлана. Шулай ук, бюджетның чыгым өлешен 35 млрд 749,2 млн сумга арттыру күздә тотыла, шул исәптән федераль бюджет һәм федераль фондларның максатчан финанс чаралары буенча – 11 млрд 323 млн сумга. Шушы финанс чаралары хисабына Татарстанда федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам иттерелә, шулай ук Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына әзерлек алып барыла. Шушы тәкъдимнәрне исәпкә алып, республика бюджеты керемнәренең гомуми күләме агымдагы елга 172,9 млрд сум күләмендә фаразлана. ТР бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 190 млрд 541 млн сум тәшкил итәчәк, дефицит 5,4 млрд сумнан 17 млрд 666 млн сумга кадәр үскән.

Радик Гайзатуллин утырышка кадәр уздырылган парламентның профильле комитеты утырышында бюджет кытлыгының финанс чыганаклары белән тулысынча тәэмин ителгәнен билгеләп узган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International