Рөстәм Миңнеханов нефть тармагын үстерү перспективалары турында: «Бүген киләчәкне күрә белеп эшләргә кирәк»

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Углеводородлар запасларын чыгару кыенлаша баруны исәпкә алып, яңа технологияләр дә, инвестицияләр дә шактый зур күләмнәрдә кирәк, дәүләт ягыннан да күбрәк ярдәм зарур. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республика нефть компанияләре җитәкчеләренең гадәттәге еллык киңәшмәсе тәмамлангач, журналистлар сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.

Искәртәбез, бу чара ел саен Татарстанда 2001 елдан бирле уздырыла һәм «нефть саммиты» дигән рәсми булмаган исем алды.

Нефть саммиты-2015 Татарстан Республикасы Бөгелмә районының Карабаш поселогында узды. Саммит башланыр алдыннан анда катнашучылар һәм чакырылганнар мобиль экспозицияләргә куелган алдынгы технологияләр һәм җайланмалар белән танышты.

«Соңгы елларда илебездә нефть тармагына ярдәм буенча күп эшләр башкарылды, - диде Рөстәм Миңнеханов, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп. - Углеводородлар запасларын чыгару кыенлаша баруны исәпкә алып, яңа технологияләр дә, инвестицияләр дә шактый зур күләмнәрдә кирәк, дәүләт ягыннан да күбрәк ярдәм зарур. Бу – шул исәптән салым стимуллаштыруы, башка рәвешләр. Шуңа күрә без берничә тәкъдим әйттек, чынлыкта Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы да, Россия Финанс министрлыгы да безне бу җәһәттән хуплыйлар. Бүген без яңа технологияләргә акча кертмәсәк, кыен чыгарыла торган нефть запасларын эшкәртүгә әзер булмасак, беркадәр вакыттан соң бик катлаулы хәлләрдә калырга мөмкинбез. Бүген киләчәкне күрә белеп эшләргә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты консультанты Ренат Мөслимовның саммиттагы нотыгын билгеләп үтте, ул нефть тармагын үстерү перспективаларына һәм кыен чыгарыла торган запасларга багышланган иде.

«Ренат Мөслимовны бүген саммита игътибар белән тыңлаган булсагыз, аңлагансыздыр. Ул бернәрсәне дә арттырып сөйләмәде! Ул безнең перспективалар бар, диде, безне ул запасларга булган мөнәсәбәтебезне үзгәртергә өнди, бу запаслар элегрәк бөтенләй исәпкә алынмый иде бит. Болар бар да, чыннан да, башка мөнәсәбәтләр, башка инвестицияләр, башка салым салу дәрәҗәсен таләп итә. Һәм без бу юнәлештә тагын да эшләячәкбез».

Импортны алмаштыруга килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «бер яктан, без илебезгә карата кертелгән кайбер санкцияләрдән килеп чыгучы кыенлыкларны киметергә тиеш һәм без кайбер технологияләрне, җайланмаларны читтән кертә алмаслык хәлдә калырга мөмкин бит».

«Безнең фән яңа эшләнмәләргә әзер, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Һәм без бүген күргәзмәдә Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелә торган яңа җайланмаларны күрдек. Бу безнең бик зур фәнни һәм сәнәгать потенциалын күрсәтә. Без Россия базарында да, читтәге базарларда да эшләргә тиеш. Тагын шунысын да әйтәсем килә: нефтьчеләр саммитка бик әйбәт әзерләнгәннәр, без бик колачлы күргәзмә карадык, реаль проектлар белән таныштык».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International