2015 елның беренче яртысында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 90 млрд. сумга якын салым һәм салым булмаган түләүләр кергән, үсеш 3,5 % тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узды һәм 2015 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларына һәм 2015 ел азагына кадәр Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, түләүсез керемнәрне истә тотып табышның гомуми күләме 106, 4 млрд. сум тәшкил итте. план 51 процентка үтәлгән. Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджет чыгымнары 101,5 млрд. сум, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Республика территориясеннән салым түләүләре беренче яртыеллыкта 206,7 млрд. сум тәшкил итте, үсеш - 7,8 процент. Шул исәптән федераль бюджетка 123 млрд. сум күчерелгән.
Беренче яртыеллыкта сәнәгать производствосы индексы - 99,2%. Төзелеш эшләре күләме - 95,6%. Ваклап сату товарлдары әйләнеше борчу уята, ул 14,5 % кимегән, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
2015 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча республиканың 23,9% предприятиеләре 14 млрд. сум күләмендә зыян күргән. Табышка салым буенча 6,8 млрд. сум күләмендә артык түләү булган.
«Вәзгыять кискен, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Без икътисад катырак төшер дип фаразлаган идек. Кризис бигрәк тә автомобильләр тармагында, ваклап сатуда, төзелеш комлпексында сизелә».
Физик затлар керемнәренә салым һәрвакыт тотрыклы һәм аңлаешлы табыш чыганагы иде, ләкин биредә дә борчулы шартлар бар, дип билгеләде ул, салым буенча керемнәр үсеше былтыргыдан кимрәк, һәм бу икътисадтагы вәзгыятькә тискәре йогынты ясый.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хәбәр иткәнчә, 2015 елның 1 июнь көненә эш хакларын түләү буенча бурыч 46,2 млн. сум тәшкил итә. «Безгә бюджет барлыкка китерә торган предприятиеләр эшенә аеруча игътибар итәргә кирәк, - диде ул. – Табышка салым, физи затлар керемнәренә салымнарга игътибар итәргә кирәк, әлеге эш персоналаштырылырга тиеш дип саныйм».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп бурычлар – Россия Президентының “май указларын” катгый үтәү, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, льготалы гражданнарны дарулар белән вакытында тәэмин итү, социаль льготаларны гамәлгә ашыру. «Безнең бөтен социаль инфраструктура тотрыклы эшләргә тиеш», - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу көннәрдә Россия Финанс министрлыгы бюджет чыгымнарының нәтиҗәлеген арттыру буенча төп юнәлешләр турында доклад бастырган, анда якын арадагы перспективада чыгымнар нәтиҗәлеген арттыруны истә тотып дефицитсыз бюджетка чыгу бурычы куела.
«Безнең табышларны төгәл фаразлый алмыйбыз һәм шул ук вакытта безнең социаль бурычларыбызны да үтәми алмыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Минем фикерем - бюджет дефициты калачак, бигрәк тә мондый тотрыксыз икътисадый шартларда. Әлегә без дефицитсыз бюджет дәрәҗәсенә чыга алмыйбыз. Чыгымнар нәтиҗәлеген арттыруга килгәндә, монда резерв бар, һәм без бу юнәлештә актив эш алып барачакбыз».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, бүген 2016 елга һәм 2017-2018 план чорына бюджет формалаштыру эше бара. Финанслар чикле булу шартларында, аның фикеренчә, иң мөһиме – тотрыклылык һәм аңлаешлы мөнәсәбәтләр.
«Тотрыклылык – финанс системасы эшенең иң төп үзенчәлеге», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.