2016 елда Татарстан Республикасында социаль ипотека буенча 7 мең 738 фатирлы 100 йорт төзү планлаштырыла, инвестицион торак буенча - 6 мең 356 фатирлы 89 йорт. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада 2016 ел программаларына әзерлек бара. Хәзерге вакытта тармак министрлыклары бу программалар исемлекләрен формалаштыруны тәмамлап киләләр. 2016 елда 35 программаны гамәлгә ашыру күз алдында тотыла.
Быелгы төзелеш программасына килгәндә исә, республикада 16 июльгә 1 млн. 178,5 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык заданиенең 49,1%ын тәшкил итә (2015 елга план – 2,4 млн. кв. м).
Социаль ипотека программасы буенча 16 июльгә гомуми мәйданы 70,2 мең кв. метр булган 1 мең 203 фатирлы 53 йорт тапшырылган. Ике атна эчендә гомуми мәйданы 27 мең 243 кв. метр булган 427 фатирлы 7 объект эксплуатациягә кертелгән.
Республикада аренда торагы төзелеше дәвам итә. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры искәрткәнчә, 2015 елда гомуми мәйданы 71 мең 399 кв. метр булган 21 торак йорт төзү планлаштырылган иде. Бүгенгә гомуми мәйданы 9 мең 964 кв. метр булган 3 йорт файдалануга тапшырылган (Алабугада ике йорт һәм Казанда бер йорт).
Ирек Фәйзуллин ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның, шуларга тиңләштерелгән затларның торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы һәм күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аерым алганда, ул күп балаллы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен документлар тапшыруны тизләтүне сорады. 2015 елда республикада 45 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү карала. Бүгенгә 45 сертификат рәсмиләштерелгән, шулардан 8 сертификат реализацияләнгән.
Татарстанда участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. 17 муниципаль берәмлектә 38 административ-торак комплексы төзелә.
«Авыл клублары» программасы буенча 2015 елның 16 июленә эшләр барлык 42 объектта да башланган. 2 объектта стена салалар, 7 объектта – түбә ябалар, 29 объектта эчке эшләр алып барыла. 4 объектта эшләр тулысынча төгәлләнгән диярлек.
Ирек Фәйзуллин шулай ук мунициципаль районнарда универсаль спорт мәйданчыклары төзү турында сөйләде. 2015 елның 16 июленә 45 районның 135 объектында эшләр башкарыла. 27 объектта эшләр тәмамланган.
Киңәшмә барышында шулай ук «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО башкарма директоры Тәлгать Абдуллин акчалар җыю турында хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Татарстан Республикасы ДТФна акчалар кертүләре азайган Казан һәм Бөгелмә шәһәрләре җитәкчелеге белән элемтәгә керде.