Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановның Казан шәһәрендә спортның су төрләре буенча 2015 елгы XVI дөнья чемпионаты һәм «Мастерс» категориясендә спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
Кадерле татарстанлылар!
2015 елның 24 июлендә Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачыла. Анда 190 илдән 5400дән артык спортчы, шул исәптән 1161 Россия Федерациясе спортчысы көч сынашачак. Төп чемпионатта су спортының – алты, ә «Мастерс» турнирында – биш төрендә ярышлар булачак.
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тамашачыларда кызыксыну, игътибар җәлеп итү дәрәҗәсе ягыннан дөньяның футбол мундиаленнән кала икенче урында тора, ә Казандагы ярышлар аларда катнашучы спортчылар һәм илләр саны буенча рекорд куячак. Татарстан башкаласындагы су бәйрәмен бөтен Җир шарында 4,5 миллиардтан артык кешегә телевизор экраннарыннан карау мөмкинлеге бирелә.
Спортчылар 75 комплект медаль өчен ярыша.
Бу көннәрдә без Россия спортчыларыннан һәм Россия җыелма командасы составындагы якташларыбыздан зур җиңүләр, ә анда катнашкан һәркемнән көрәш дәрте һәм спортта югары күрсәткечләргә ирешүләрен көтәбез.
Әлеге чемпионат – спорт өлкәсендә 2015 елда иң әһәмиятле дөньякүләм чараларның берсе, ә Татарстан һәм Россия тарихында – гаять күренекле вакыйга. Бу абруйлы халыкара чараны уздыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте, Халыкара ФИНА йөзү федерациясе ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ул – спорт объектларын әзерләүдә һәм ярышларны үткәрүдә катнашкан татарстанлыларның уртак тырышлык нәтиҗәсе.
Шунысын әйтергә кирәк: 2013 елда Казандагы XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары шәһәребез спорт һәм транспорт инфраструктурасының нык үсүенә, халыкара дәрәҗәдәге корылмалар һәм объектлар төзелүенә китерде. Универсиада калдырган мондый мирас татарстанлыларның мәнфәгатьләренә, күмәк спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүчеләр санын арттыруга хезмәт итә. Гамәлдәге спорт базасы талантлы спортчылар әзерләү мәйданчыгы булып тора, ә бу чемпионат һәм якындагы елларда уздыру планлаштырылган бик күп спорт төрләре буенча дөньякүләм башка ярышлар Казанның илебез спорт башкаласы дигән статусын ныгыта.
Универсиаданы уздыру барышында тупланган оештыру тәҗрибәсе һәм барлык дәрәҗәләрдә булдырылган контактларның әлеге чемпионатта да бик кирәкле булуын әйтеп китәр идем.
Бу елларда республикабыз, аның мәркәзе Казан шактый үзгәрде, матурланды.
Кризис күренешләренә һәм Көнбатыш санкцияләренә карамастан, Татарстан икътисады тотрыклы үсештә. Кама индустриаль кластеры предприятиеләре, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, Иннополис үсешебезгә этәргеч бирә торган яңа таяныч нокталары булды. Милләтара һәм динара татулыкны һәм тынычлыкны саклап калу, килешенгән, кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән социаль сәясәт, мәгариф һәм фән өлкәсен үстерү, талант ияләренә төрле яклап булышлык күрсәтү республиканың социаль-икътисадый алгарышында өстенлекле юнәлешләр булып кала.
Быел совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 ел тулуны бәйрәм итү яшьләребездә ватанпәрвәрлек хисләре көчәюгә куәтле этәргеч бирде. Бөек Җиңү безнең өчен һәрчак әхлакый маяк булды һәм шулай булачак та.
2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан иттек. Быел уздырыла торган чаралар шәһәрләребезне һәм авыл-салаларыбызны тагын да бизәргә, аларны уңайлырак һәм күпләрне үзләренә тартып торырдай итәргә мөмкинлек бирәчәк. Татарстанда мәдәният һәм тарих һәйкәлләрен саклап калу юнәлешендә башкарыла торган игелекле эш, кунаклар кабул итү индустриясен үстерү Казанны һәм республиканың башка шәһәрләрен Россия күләмендә һәм халыкара күләмдә эшчәнлек алып баручы туристлык үзәкләренә әверелдерүгә юл ача.
Без чемпионатның кызыклы һәм бай мәдәни программасын да тәкъдим итәбез. Ярышлар үткән көннәрдә ФИНА паркында күпсанлы чаралар булачак, башкала музейлары һәм театрлары күргәзмәләр оештырачак, яңа спектакльләр күрсәтәчәк. 1 августта казанлылар һәм республиканың барлык кунаклары өчен Татарстан башкаласында Сабантуй бәйрәме уздырыла. Мәйдан батырлары, сәнгать осталарыбыз татар халкында спорт, ярыш-бәйгеләр ярату хисенең көчле, мәдәниятебезнең бай һәм үзенчәлекле булуын бөтен тулылыгы белән күрсәтә алырлар, ә чемпионатта катнашучылар, аны карарга килүчеләр йөрәгендә татарстанлыларның кунакчыллыгы, киң күңеллелеге җылы тәэсирләр калдырыр дип ышанам.
Казанда спортның су төрләре буенча 2015 елгы XVI дөнья чемпионаты һәм «Мастерс» категориясендә спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында катнашучыларны, аның кунакларын, шулай ук республика халкын чемпионатның ачылуы уңаеннан ихлас котлыйм! Ярышлардан һәм мәдәни чаралардан читтә калмагыз! Әлеге спорт һәм яшьлек бәйрәменең якты сәхифәләре, шулай ук җиңүләр китергән куаныч, шатлык хисләре йөрәкләребездә мәңге саклансын!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстан Финанс министрлыгы инвестиция проектларын карау эшен дәвам итә
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2026 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау эше дәвам итә.
2
апрель, 2026 ел
2026 елда медицина реабилитациясе буенча ярдәм күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү
«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе» федераль проекты кысаларында 2026 елда медицина реабилитациясе буенча медицина ярдәме күрсәтүче оешмаларны медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
1
апрель, 2026 ел
ТР бюджетында педагогик хезмәткәрләргә торак арендалау белән бәйле чыгымнарны каплауга 63,0 млн. сум каралган
Татарстан Республикасында педагогик хезмәткәрләргә торак урын наемы бәясен түләүгә бәйле чыгымнарны каплау рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде.
РФ Дәүләт Советы комиссиясе каршында кече һәм урта эшмәкәрлекнең салым сәясәтен анализлау өчен эшче төркем төзеделәр
Кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләре буенча эшче төркем "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе каршында төзелгән, ул кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын мониторинглау, шулай ук кече һәм урта бизнеска салым салу инструментларын анализлау белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта комиссия утырышында аның Рәисе, Рязань өлкәсе губернаторы Павел Малков хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз