Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов: Бурятия Республикасының үсешкә мөмкинлекләре гаять зур
2015 елның 20 июле, дүшәмбе
Бурятия Республикасының үсешкә мөмкинлекләре гаять зур. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бурятия башлыгы Вячеслав Ноговицин белән очрашуда белдерде. Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, ТР Президентының Тышкы багланышлар департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Бурятия Республикасы министрлык һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Вячеслав Наговицинга кабул иткәне өчен рәхмәт белдереп, Рөстәм Миңнеханов Бурятиянең илдәге иң бай төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте. "Бу республиканың үсешкә мөмкинлекләре гаять зур: туристлык, минерал-чимал, кешеләр потенциалы бар. Мөгаен, әлегә ул тулысынча ачылмагандыр. Гаять зур территория һәм зур ресурслар дөрес үзләштерүне таләп итә. Сезнең системалы эш итүегез регионны яңа дәрәҗәгә чыгарыр дип уйлыйм", - дип ассызыклады ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Ул өстәп әйткәнчә, Бурятиядә булган кыска гына вакыт эчендә бик күп гаҗәеп нәрсәләр күргән, шул исәптән Байкал күлен дә.
Бүгенге көндә ике республика арасында гомуми товар әйләнеше күләме чагыштырмача зур түгел, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. "Безнең продукцияне - сезнең регионда, ә сезнекен Татарстанда этәрүне тәэмин итәргә кирәк. Безнең продукциягә дөнья базарында ихтыяҗ зур булуын билеләп үтәсем килә. Сүз химия сәнәгате, машина төзелеше, нефть сәнәгате, шина җитештерү һәм башкалар турында бара", - диде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Бурятиядән Татарстанга агач продукциясен китереп була, дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, ике регион арасында элемтәләр системалы булырга тиеш. Моннан тыш, мәдәни багланышны тәэмин итү өчен дә шартлар булдырырга кирәк.
Бурятия Республикасы башлыгы, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәт белдерде һәм, Татарстан белән дуслык Бурятиягә күп мәсьәләләр буенча шактый алга китәргә ярдәм итүен ассызыклады.
Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Вячеслав Наговицин Татарстан Республикасы белән Бурятия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар Планын имзалады.
Рөстәм Миңнеханов әлеге документ турында җентекләбрәк төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашкан вакытта сөйләде. "Һәр регион тормышның төрле өлкәләрендә эшләнмәләре бар. Медицина, энергетика, туризм, мәгариф һәм башка өлкәләрдә. Тәҗрибә белән алышыну зарури эш. Әлеге беркетмәдә шулар барысы да язылган: билгеле юнәлешләр, сроклар, җәлеп ителгән затлар буенча. Тиздән уртак эшнең беренче нәтиҗәләрен күрербез, дип өметләнәм", - диде ул.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
2026 елда Татарстан Республикасында «Земство укытучысы» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә
Татарстан Республикасында авыл торак пунктларына, я эшчеләр поселокларына, я шәһәр тибындагы поселокларга, я 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләргә эшкә килгән (күченгән) укытучыларга бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләрен гамәлгә кую чараларын тормышка ашыру дәвам итә. Бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләве күләме 1 млн.сум тәшкил итә.
27
апрель, 2026 ел
2026 елда «хроник вируслы гепатит C» диагнозы белән диспансер күзәтүендә булган затларны вируска каршы дару препаратлары белән амбулатор шартларда тәэмин итү турында
«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «С гепатитына каршы көрәш һәм әлеге авыруның таралу куркынычын киметү» федераль проекты кысаларында 2026 елда «хроник вируслы гепатиты C» диагнозы белән диспансер күзәтүендә булган затларны амбулатор шартларда вируска каршы дару препаратлары белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Кече һәм урта бизнес 100 млрд сумга кадәр өстәмә финанслау ала алачак
Кече һәм урта бизнес Россия Банкының яңа чаралары хисабына эре банкларда Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясенең "зонтиклы" поручительлекләренә якынча 100 млрд сум өстәмә заем финанславы алырга мөмкин. Бу хакта ТАССка корпорациядә хәбәр иткәннәр.
25
апрель, 2026 ел
Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 98 021,92 млн. сум тәшкил итте
Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 98 021,92 млн.сум тәшкил итте (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 90 122,36 млн. сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 7 899,56 млн. сум).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз