Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов: Татарстан газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча системалы чараларны эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра
2015 елның 17 июле, җомга
Татарстан федераль тармак министрлыклары һәм «Газпром» ААҖ ярдәме белән газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча системалы чараларны эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округында (ИФО) газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Чара Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ААҖ генераль дирекциясендә узды. Киңәшмә эшендә шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуров, Россия Федерациясе Энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе Транспорт министры Максим Соколов, ИФО субъектлары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан 2013 елдан башлап «Газпром» ААҖ белән бергәләп системалы рәвештә һәм озак сроклы нигездә газ-мотор ягулыгы базарын үстерә. Республика Хөкүмәте, «Газпром» ААҖ һәм «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ арасында мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ куллануны киңәйтү турында килешү төзелгән иде. «Без 2013-2023 елларда Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча дәүләт программасы кабул иттек. Газ-мотор техникасын сатып алуларга субсидияләр бирү буенча гамәлгә ашырылучы федераль программалар һәм 2013-2015 елларда ТКХ, авыл хуҗалыгы һәм пассажирлар йөртү тармакларына республика бюджетыннан финанслашу нәтиҗәсендә республикада 643 берәмлек техника сатып алынган. 2012-2014 елларда субсидияләрнең гомуми суммасы 1,8 млрд. сумнан артып китте», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елда 338 берәмлек газ техникасына заявка бирелгән. Бүген республикада 2900 берәмлек транспорт газ-мотор ягулыгында эшли.
Казанда «Газпром» ААҖ филиалы – «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ үз эшчәнлеген уңышлы алып бара, диде Рөстәм Миңнеханов. Агымдагы елда өч яңа АГНКС (Түбән Кама, Зеленодольск һәм Бөгелмә) эксплуатациягә тапшырылачак. Шулай ук Чаллыдагы станцияне реконструкцияләү тәмаланып килә. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, республикадагы 10 АГНКС Татарстанның барлык территориясендә газ-мотор техникасы маршрутларын даимиләштерергә ярдәм итә.
Рөстәм Миңнеханов газ-мотор ягулыгын гамәлгә ашыруны арттыруның нәтиҗәле инструменты итеп АЗС территориясендә компримирланган табигый газ блокларын урнаштыруны атады. 2016 елга республикада 16 шундый блок кую планлаштырыла.
«Безнең бурыч –2023 елга 50% җәмәгать транспорты паркын, 30% коммуналь техниканы, 30% төзелеш техникасын газ-мотор ягулыгына күчерү. Авыл хуҗалыгы бик зур резерв булып тора. «КАМАЗ»да газ-мотор ягулыгына көйләнгән йөк автомобильләре җитештерү башланды. Монда ел саен 8 мең берәмлек техника эшләнәчәк», - диде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген 60% газ двигательле техника сатып алучылар төп сәбәп итеп экономиялелекне атыйлар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
2026 елда Татарстан Республикасында «Земство укытучысы» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә
Татарстан Республикасында авыл торак пунктларына, я эшчеләр поселокларына, я шәһәр тибындагы поселокларга, я 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләргә эшкә килгән (күченгән) укытучыларга бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләрен гамәлгә кую чараларын тормышка ашыру дәвам итә. Бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләве күләме 1 млн.сум тәшкил итә.
27
апрель, 2026 ел
2026 елда «хроник вируслы гепатит C» диагнозы белән диспансер күзәтүендә булган затларны вируска каршы дару препаратлары белән амбулатор шартларда тәэмин итү турында
«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проектының «С гепатитына каршы көрәш һәм әлеге авыруның таралу куркынычын киметү» федераль проекты кысаларында 2026 елда «хроник вируслы гепатиты C» диагнозы белән диспансер күзәтүендә булган затларны амбулатор шартларда вируска каршы дару препаратлары белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Кече һәм урта бизнес 100 млрд сумга кадәр өстәмә финанслау ала алачак
Кече һәм урта бизнес Россия Банкының яңа чаралары хисабына эре банкларда Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясенең "зонтиклы" поручительлекләренә якынча 100 млрд сум өстәмә заем финанславы алырга мөмкин. Бу хакта ТАССка корпорациядә хәбәр иткәннәр.
25
апрель, 2026 ел
Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 98 021,92 млн. сум тәшкил итте
Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасының дәүләт бурычы күләме 98 021,92 млн.сум тәшкил итте (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 90 122,36 млн. сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 7 899,56 млн. сум).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз