Рөстәм Миңнеханов: Бүген кече һәм урта бизнеска ярдәмнең реаль механизмынарын булдыру һәм гамәлгә кертү мөһим

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Бүген кече һәм урта бизнеска ярдәмнең реаль механизмынарын булдыру һәм гамәлгә кертү мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – бизнес өчен таяныч» бөтенроссия кече һәм урта бизнес форумында хәбәр итте. Чара Иннополиста А.С. Попов исемендәге технопаркта узды. Форумда шулай ук Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Тулин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, «Опора России» кече һәм урта эшкуарлык бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты Александр Калинин, шулай ук Россиянең 40 регионыннан «Опора России»нең 165 лидеры катнашты.

Форум башланганчы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Тулин белән очрашу уздырды. Әңгәмә барышында яклар күп кенә мәсьәләләр буенча үзара хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүче компанияләре күргәзмәсе белән танышып чыкты. Моннан тыш, үз проектларын Татарстанның венчур фондлары һәм бизнес-инкубаторлары тәкъдир итте.

Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов «Опора России» кече һәм урта эшкуарлык бөтенроссия иҗтимагый оешмасы вәкилләренә бу чараны Татарстанда Иннополис мәйданчыгында уздырган өчен рәхмәт белдерде.

«Болар бар да безнең яңа мәйданчыкта уздыруга бик шатмын, бу карар 3 ел элек кабул ителгән иде. Кыска гына вакыт эчендә без технопарк та, торак та, иң мөһиме, университет та төзеп өлгердек. Безнеңчә, Иннополис регионыбыз өчен генә түгел, бөтен илебез өчен дә үсеш ноктасы булачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген кече һәм урта бизнеска ярдәмнең реаль механизмнарын булдыру һәм гамәлгә кертү мөһим. Татарстанда 140 меңләп кече һәм урта бизнес субъекты бар, аларда 480 мең кеше эшли – икътисадта шөгыльләнүчеләрнең дүрттән бере. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген төп бурыч – регионда икътисадны эш хәлендә саклап калу. Кризиска карамастан, эшкуарларга ярдәмнең бер төре дә гамәлдән төшеп калмады, диде ул.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы төзегән рейтинг буенча Татарстан – бизнес алып бару өчен Россиянең иң уңайлы регионнарыннан берсе. Шуның белән бергә республика – инвестицияләр иң күп җәлеп итүче регион һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны буенча беренче унлыкка керә, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Аннары форумда катнашучылар кече һәм урта бизнес вәкилләренә ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук Татарстан базарына Россиянең башка регионнарыннан да чыгу вариантлары буенча фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International