Рөстәм Миңнеханов: Без «Парклар һәм скверлар» программасыннан башладык, су киңлекләре, су саклау зоналары да – зур байлык бит

2015 елның 7 июле, сишәмбе
Бүген Казанда «Корстон» кунакханә комплексында урбанистик конференцияләренең «Иртәгә шәһәрләр һәм территорияләр: уңай үзгәрешләр инструментарие» икенче сериясе уза. Быел мондый чаралар Хабаровскта һәм Самарада узган инде. Казаннан соң шундый ук форумнар Новосибирск һәм Санкт-Петербургта узачак. Конференцияләр сериясе Мәскәү халыкар урбанистик форумы белән тәмамланачак, ул көз көннәрендә оештырылачак.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың башка шәһәрләре башлыклары, закон чыгару һәм башкарма хакимияте органнары, эшлекле даирәләр вәкилләре, урбанистика, шәһәр төзелеше, икътисад һәм социология өлкәсендә Россия һәм чит илләр экспертлары катнашты.

Конференция экспертлар конгломераты – «Сколково» шәһәр тикшеренүләр хезмәттәшлекәге, Мәскәү сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән Федераль проект финанславы үзәге тарафыннан уздырыла. Конференцияләрнең программ дирекциясе – «Стрелка» КБ. Икенче ел рәттән стратегик партнеры – «Банк Москвы» ААҖ.

Конференция кысаларында «Хәзерге заман шәһәрендә су» пленар утырышы уздырылды. Модераторы – «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов. Утырышта катнашучылар Идел һәм Казансу елгаларының яр буе территорияләрен үстерү һәм алардан нәтиҗәле файдалану стратегиясе, хәзерге заман яр буен булдыру һәм сулыклар –тирәсендәге киңлекләрнең гомуми стандарталарын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика территориясенең 8%ы су киңлекләреннән тора, шул ук вакытта елгалар һәм күлләр яр буйлары нәтиҗәле файдаланылмый.

«Су буенда матур урыннар булса, бүген алар хосусыйлаштырылган яисә аларга килү мөмкинлеге чикләнгән, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу зоналарны тәртипкә китерү өчен, гражданнар килеп йөри алсын өчен катлаулы юл үтәсебез бар. Моннан тыш, аларны кызыклы итәргә, кешеләрне җәлеп итәрлек урыннарга әверелдерергә, шул ук вакытта бу зоналарны карап тору өчен кирәкле керем китерерлек итәргә кирәк. Без Кабан күле ярыннан уздык һәм аны тәритипкә китерергә кирәклеген аңладык. Без аңлаганча, тәртипкә китерү нәрсә дигән сүз? Бу – сукмаклар, утыргычлар һәм, бәлки, ниндидер бер көймә шунда. Ә бит бөтен дөнья шулкадәр алга киткән. Без төрле илләрдә яр буйларын карап йөрибез бит, шул исәптән Мәскәү коллегаларыбыз корганнарны да. Алар безне күп нәрсәләргә өйрәтә ала. Казансу елгасы яр буенда без ясый башлаган элементар нәрсәләр дә хәтта бүген шәһәрдә кешеләр иң күп йөри торган урынга әверелеп бара. Без кешеләр үзләренә рәхәт, ял итәрлек урыннарда йөрергә тиешлекне аңлыйбыз. Шулай итеп, без «Парклар һәм скверлар» программасыннан башладык, су киңлекләре, су саклау зоналары да – зур байлык бит».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, су саклау зоналары буенча Тукай районында зур проблемалар бар. «Су саклау зонасында төзелеш башлыйлар, – диде ул. – Башкарма комитет рөхсәте белән дә кайвакыт. Мин беркемне дә гаепләргә җыенмыйм. Мин үзем дә бу проблеманы күптән түгел генә күтәрә башладым әле. Бурычлар, проблемалар башка иде, без әзер түгел идек. Бүген әзер инде. Һәм бу безнең приоритетларның берсе булачак».

Казан турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Казанның мөмкинлекләре дә күп, проблемалары да җитәрлек. Бөтен җирдә биналар салынган, бүленгән, һәр җир кисәгенең хуҗасы бар. Бу авырлыкларны да үтәргә туры киләчәк».

Конференция кысаларында көн эчендә түбәндәге темалар буенча «Иҗтимагый инфраструктура: бюджет акчалары кытлыгы шартларында үсеш», «Иннополис: Россиядә беренче XXI гасыр шәһәре» «түгәрәк өстәлләре», шулай ук «Шәһәргә идарәдә гражданнарның катнашуы» темасына утырыш узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International