ТК-2гә килүгә Рөстәм Миңнеханов хөкем ителгәннәр өчен республика сырхауханәсе эшчәнлеге белән танышты, анда шул көннәрдә капиталь ремонт тәмамланачак. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы медицина учреждениесен карап чыкты, дәвалау шартлары белән кызыксынды һәм сырхауханә персоналы белән сөйләшеп торды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов ТК-2нең җитештерү зонасына килде. Эшчәнлекнең төп юнәлеше коелган чуеннан продукция ясау: задвижкалар, канализацион люклар, яңгыр суларын кабул иткечләр, клапаннар. Җитештерүне модернизацияләү кысаларында яңа эретү җайланмалары сатып алынган. Бирелгән акча күләме - 11,6 млн. сум. Автоматлаштырылган комплекс тәүлегенә 16 тонна сыек метал алырга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы җитештерү биналарын карап чыкты, республика төзәтү учреждениеләрендә җитештерелә торган күргәзмә продукция белән танышты. 2015 елның беренче яртысында ТР буенча Россия ФҖҮХИ учреждениеләре табышы 340,2 млн. сум тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, күрсәткечләр зуррак булырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, министрлыклар махсус контингент җитештергән товарларны сатуда ярдәм күрсәтергә тиеш. «Бу товарларның кайда чыгарылуында аерма юк. Алар барыбер Татарстан продукциясе дип санала. Бу эшкә җитдирәк карарга кирәк: кешеләр бар, эшне оештырырга һәм конкурент производство булдырырга мөмкин», - диде ул.Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы чыгарылучы продукция сыйфатын тикшереп торуны һәм монда ук белгечләр әзерләү дәрәҗәсен күтәрү кирәклегенә басым ясады.
Ул шулай ук хезмәт хакын арттыруны карарга кушты. «4 мең – бик аз. Мондый производстоларда белгечләр 20 меңнән ким алмый. Уйларга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шуның белән бергә ул төзәтү учреждениеләре җитәкчелегенә җитештерелүче товарлар ассортиментын арттырырга, базар таләпләрен исәпкә алырга кушты.