«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы

2015 елның 29 июле, чәршәмбе

Татарстан нефть-газ комплексы предприятиеләренең 2015 елның беренче яртыеллыгындагы  эшчәнлегенең йомгаклары турындагы нотык белән холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. ТР нефть-газ комплексында җитештерү темплары үсеше барлыгы 1,2% тәшкил иткән. 579 млрд. сумлык продукция төяп җибәрелгән, бу 2014  елның шул чоры белән чагыштырганда 16% ка артык.

Химия һәм нефть химиясе предприятиеләре тарафыннан салым түләгәнче 28 млрд. сум табыш алынган, бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 3,3 мәртәбә артык. Шул ук вакытта Татарстанда  пластмасса әйберләрен җитештерү 18%ка кимегән. 

Республикада химия җитештерүе үсеше темплары ярты еллык йомгаклары буенча 2,7% тәшкил итте, Россия буенча тулаем 5,9%. Татарстанда үсеш торгызу этабында, Россиядә исә ул «РусВинил», «Тобольск-Полимер» проект куәтләренә чыгыш белән, фармацевтика проектлары, химия җитештерүләрен киңәйтү белән тәэмин ителгән, дип аңлатты Рафинат Яруллин. 

Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов ситуацияне тотрыкландыру өчен җентекләп анализларга кушты. Ул «ТАНЕКО» НҖЗда эшкәртүне тирәнәйтүгә бәйле рәвештә продукциянең товар кәрҗине арту фактына игътибар бирде, һәм бу республика нефть химиясе мөмкинлекләрендә чагылырга тиеш, диде.

Автомобильләр двигательләрендә газ-мотор ягулыгын куллану турында «АТС» ҖЧҖ генераль директоры (Альтернатив Ягулык Системалары, Тольятти) Алексей Сучков сөйләде. Компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре - серияле автомобильләргә газ баллоны җайланмаларын сәнәгать юлы белән кую һәм компрессор станцияләрнең автомобиль газ тутыргычларын булдыру (АГНКС). Предприятиенең шулай ук газ-мотор ягулыгында үз таксопаркы булырга тиеш һәм алар серияле газ-мотор Lada Largus автомобильләре прототибында эшләнергә тиеш. Нотыкчы Татарстанның бу юнәлештә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. 

Терлекчелек һәм кошчылык өчен импортны алмаштыручы дезинфикацияләү препаратлары җитештерү темасы буенча «Химтехно» (Казан) НПЦ ЯАҖ генераль директоры Олег Угрюмов чыгыш ясады. Предприятие Татарстан һәм Идел-Урал регионының үзлелеге югары булган, күкертле нефть чыгару өчен реагентлар әзерләү белән шөгыльләнә.  «Татнефть», «Роснефть», ЛУКОЙЛ, «Русснефть», «НК Альянс», «Газпром Нефть», «Башнефть» һәм башка компанияләр - аның кулланучылары.   

«3М Россия» ЯАҖ вәкиле Петр Коротков Татарстана нефть-газ чыгаручы һәм нефть химиясе комплексы өчен тәкъдимнәр турында сөйләде. «3М» халыкра компаниясенең кече предприятиесе авторемонт өчен биналар чистарту әйберләре, нефть скважиналары өчен коррозиягә каршы матдәләр, керамик фильтрлар чыгара. Компания «ТАИФ» компанияләр төркеме предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә, шулай ук үз продукциясен «Татнефть» ҖАҖнә тәкъдим итәргә җыена.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда урнашкан бу җитештерүнең потенциалы зур, һәм торбаүткәргечләрдә, нефть һәм нефть химиясе компанияләрендә  бу продукцияне куллану мөмкинлеген җентекләп өйрәнергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International