Илдар Халиков Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Утырышны ачып, Илдар Халиков барысында ДЧ башлану белән котлады. Объектларда ярышлар һәм тренировкалар бара, спорт инфраструктурасы үзенең ышанычлы булуын күрсәтте, дип билгеләде ул.

Премьер-министр ачыклаганча, “Мастерс” категориясендәге ДЧ катнашучылар белән эшләү өчен зур игътибар таләп ителә.

Төп докладны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм “Спорт проектларының башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыров ясады.

Аерым алганда, Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, 30 июльгә чемпионат кысаларында спортның 4 төре старт алды. Спорт объектларында 2 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Бүгенге көнгә 17 комплект бүләкләр уйнатылган.

“Мастерс” ДЧна килгәндә, аны уздыру вакыты – 2015 елның 5 -16 августы. 2790 спортчы килүе көтелә, шул исәптән 1161спортчы Россия клубларыннан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International