Бүген Татарстага эш сәфәре белән Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев килде. Аны «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген эш сәфәре кысаларында кунак Универсиада авылында төзелгән инфраструктура белән танышырга җыена: Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә булачак, шулай ук Авылдагы торак йортларының берсендә яшәү шартларын бәяләячәк.
Шулай ук Андрей Воробьевның Казандагы сәфәре планында – Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашу. Яклар киләчәк региональара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановның һәм Андрей Воробьевның Татарстан белән Мәскәү өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалаулары көтелә.